Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Татарстан Республикасында көзге бөртекле культураларның торышы

    Татарстанның климат шартлары көзге һәм сабан культураларын уңышлы үстерергә мөмкинлек бирә. Республикада 2021 ел уңышы өчен 552 мең га мәйданда көзге бөртекле культуралар чәчелгән.

    Көзге культуралар өчен һава шартлары

    Көзге культураларны чәчкәндә җылы коры һава булды, ул урыны белән туфракның өске катламнарын киптереп өлгерде һәм уҗым культуралары шытып чыгу өчен кыенлыклар тудырды. Кайбыч, Азнакай, Бөгелмә кебек кайбер районнарда «туфрак корылыгы» куркыныч агрометеорологик күренеш дәрәҗәсенә җитте.

    Октябрьдә һава температурасының җылы булуы һәм яуган яңгырлар көзге культуралар үсешенә өстәмә көч бирде, соңрак чәчелгән җирләр өчен аеруча уңай булды. Вегетация тукталу вакытына үсемлекләр, нигездә, куаклану фазасында иде, бу имин кышлау һәм югары уңыш булдыру өчен бик мөһим. 1 квадрат метрда 380нән 560ка кадәр үсемлек исәпләнә.

    2020 елның көзендә кырларда кар утырганчы «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ филиалы белгечләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләре һәм хуҗалыклар агрономнары белән берлектә, көзге бөртекле культуралар чәчүлекләрен тикшерделәр.

    Маршрут тикшеренүләре күрсәткечләре буенча, тикшерелгән мәйданнарның 76,5%ында көзге бөртекле культураларның торышы яхшы, канәгатьләнерлек хәлдә – 20,7%, начар хәлдә – 2,8%.

    Ноябрь ахырында һәм декабрьнең беренче декадасында булган салкыннар көзге культуралар чәчүлекләренә зыян китермәде, куаклану төене яткан тирәнлектә туфракның минималь температурасы үсемлекләр өчен куркыныч түгел иде.

    Филиал белгечләре кышкы чорда монолитлар сайлап алу ысулы белән көзге культуралар чәчүлекләрен һәм алардагы үсемлекләрнең торышын даими рәвештә тикшереп торала.

    Гыйнвар һәм февраль айларында булган аномаль салкыннар да көзге культуралар чәчүлекләренә зыян китермәде, үсемлекләрнең һәлак булуы – гадәттәгечә диярлек - 10%ка кадәр булды. Кар катламы калын булу үсемлекләрне салкыннардан саклап калды, күпчелек районнарда кар катламы нормадан 1,5-2,5 тапкыр артыграк иде. Куаклану төене яткан тирәнлектә туфрак температурасы көзге культураларның туңуына китерергә мөмкин булган критик температурадан югарырак иде.

    Көзге культуралар торышын фаразлау

    Бүгенге көндә югары кар катламының югары булуы (30-60 см) һәм аның озак ятуы үсемлекләрне хәлсезләндерергә һәм аларның черүенә китерә торган кар күгәреге һәм склеротиниоз кебек авырулар китереп чыгарырга мөмкин, бигрәк тә көздән куе булып үсеп киткән һәм ныгып өлгермәгән уҗымнар өчен куркыныч. Көз көне 6,3 мең га мәйданда кар күгәрегенә каршы профилактик фунгицид эшкәртүләр үткәрелде.

    Һава температурасының түбән саклануы көньяк-көнчыгыш Кама Аръягының аерым районнарындагы кырларның ачылган яки ялангачланган кишәрлекләрендә туфрак температурасының түбәнәюенә һәм көзге бодай үсемлекләренең хүәлсезләнүенә китерергә мөмкин.

    Яз якынлашу белән көзге культураларның суыкка чыдамлылыгы кими. Яз көне, бигрәк тә үсемлекләр үсә башлагач, температураның - 8°... -10°Ска кадәр кискен тирбәлеше чәчүлекләрне һәлак итәргә мөмкин. Туңган, кар астыннан чыккан үсемлекләр башта яшел төстә булалар, аннары, туңы эрегәч, шәлперәеп, бик тиз саргаялар.

    Агрометеорология хезмәте белешмәләренә караганда, республика территориясенең күпчелек өлешендә туфракның бер метр катламында дым запасы яз башына яхшы булачак (продуктив дымлылык 150 мм һәм аннан да күбрәк), Бөгелмә һәм Буада – канәгатьләнерлек (продуктив дымлылык 130 - 145 мм), Чүпрәледә – бик үк җитәрлек түгел (продуктив дымлылык 115 мм).

    Чәчүлекләрнең торышын соңгы бәяләүне тотрыклы вегетация башланганнан соң 10-12 көн узгач, үсү билгеләре яхшы күренә башлагач,

    мәс., өске ак тамырлар, яшел яшь яфраклар чыга башлагач, үткәрергә кирәк булачак.

    Көзге культураларны карау буенча язгы чаралар

    Көзге чәчүлекләрне язгы карауның төп элементлары үсемлекләр үсешен көчәйтүгә, регенерация процессларын активлаштыруга юнәлдерелергә тиеш.

    Иртә язда гектарга 100 - 150 кг исәбеннән азотлы ашламалар кертергә кирәк. Язын уҗым культураларын тукландыру өчен иң кулай вакыт ул һаваның максималь температурасы +6°Ска, ә уртача тәүлеклек температура +1°Ска җиткән вакыт санала.

    Язгы тырмалау мөһим алым булып санала. Ул туфрак өстендә барлыкка килгән каты тышчаны ваклый, туфракның аэрациясен яхшырта, үсемлекләрнең тамыр һәм өске өлешләренең үсү процессын көчәйтә, чәчүлекләрнең чүпләнүен киметә, корыган үсемлек калдыкларыннан котылуга ярдәм итә. Моннан тыш, тырмаланган туфракта дымның интенсив парга әйләнүенә һәм тамырларга механик зыян китерә торган ярыклар барлыкка килми.

    Кыштан сирәкләнеп чыккан, начар үскән чәчүлекләрне тырмалау киңәш ителми. Монда үсемлекләргә язгы туңган туфрак буенча азотлы ашлама кертегә кирәк.

     

    Вегетациянең беренче яртысында нәрсә көтелә?

    Яфрак авыруларының кышка чыдам инфекция запасы югары булу сәбәпле, вегетация чорының беренче яртысында дымлы һава шартларында әлеге авыруларның барлыкка килүе көтелә. Куаклану фазасында - уҗым культуралары сабаклана башлаганда, аларны, гербицидлар катыштырып, фунгицидлар белән эшкәртергә кирәк.

    Көзге мониторинг нәтиҗәләреннән күренгәнчә, күп кенә кырларда кышлаучы чүп үләннәрнең зыян салу чиге берничә тапкырга артык булуын күрсәтте. Көзге культураларның барлык чәчүлекләрендә диярлек билчән

    (осота), эт эчәгесе (вьюнок полевой), иссез ромашка, бодяк һ.б. очрады. Чүп үләннәргә каршы көз көне 8,3 мең га мәйданда эшкәртү уздырылган.

    Фаразлаулар буенча, яз көне чүп үләннәренең саны артачак, бигрәк тә туфрак аз эшкәртелгән җирләрдә. Көзге культураларның, бигрәк тә бодай һәм тритикаленең уңышын саклап калу өчен, гектардан 25 центнердан артык уңыш алу көтелә торган көздән эшкәртелмәгән барлык көзге культуралар чәчүлекләрен гербицидлар белән эшкәртергә кирәк. Эшкәртү алдыннан кыштан чыккан уҗым культуралары чәчүлекләренә җентекле тикшерү уздырылырга, чүп үләннәрнең күләме һәм состав төре билгеләнергә, аларга туры килә торган махсус гербицидлар сайлап алынырга тиеш.

    Гербицидлар белән эшкәрткәндә аларның үсемлекләргә стресс йогынтысын киметү һәм үсемлекләрдә иммунитетны арттыру өчен бактагы катнашмага микробиоашламалар (УниФос, Азотовит һ.б.), микроашламалар (Гумат+7 «Сәламәт уңыш» һ.б.), шулай ук биофунгицидлар (Псевдобактерин-2, Фитоспорин М, Алирин Б һ. б.) өстәргә кирәк.

     

    Көзге арпаның үзенчәлекләре

    Көзге арпа - барлык көзге культуралардан температура режимына иң сизгер бөртекле культура. Түбән температуралар йогынтысында үсемлекләр кыш көне өлешчә зарарланалар һәм кыштан чыкканнан соң коңгырт төскә керәләр. Көзге арпаның үзенчәлеге шунда, ул югары регенерациягә сәләтле. Шуңа күрә аның зарарланган чәчүлекләрен кабат чәчүгә сак карарга һәм моны язгы вегетация яңара башланганнан соң 3-4 атнадан да иртәрәк эшләмәскә кирәк, шул вакыттан соң гына аларның кышлау дәрәҗәсен ялгышмыйча билгеләргә мөмкин була. Яфраклары зарарланган үсемлекләр язын яхшы үсеп китәргә дә мөмкин.

    Вегетация башында көзге арпа яфрак инфекцияләренә бик сизгер була, шуңа күрә гербицид белән эшкәрткәндә бак катнашмасына фунгицид, үсеш регуляторлары һәм микроэлементлар өстәргә кирәк.

    Филиал белгечләре, уҗым культуралары үсемлекләренә ярдәм итүнең барлык кирәкле алымнарына игътибарлы булып, аларны тиешенчә үтәгәндә яхшы уңыш алырга мөмкин, дип ышаныч белдерәләр.

    “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”

    ФДБУнең Татарстан Республикасы

    филиалы җитәкчесе В.Л.Новичков

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: