Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Техник тикшерү – мөһим эш

    Агымдагы атнада "Уңыш" ҖЧҖ базасында тракторларны күрсәтмә техник тикшерү узды. Чарада район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Атлас Гайнетдинов, тракторларның техник торышын тикшерү - кире каккысыз таләп, дип билгеләп үтте. "Уңыш" ҖЧҖ директоры Аяз Шафигуллин катнашучыларны хуҗалык тракторларының язгы кыр эшләренә хәзерлеге белән таныштырды. Техник тикшерүне баш дәүләт инженер-инспекторы Рөстәм Вәлиев үткәрде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: