Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Тукай исемендәге җәмгыятьтә техника җылы шартларда ремонтлана

    Быел Тукай исемендәге җәмгыятьтә техника һәм тагылма агрегатларны ремонтка керткәнче, эшне механик остаханәне җылылык системасына тоташтырудан башлаганнар.

    Көпчәкле өч трактор ремонтка куелган бинага уздык. Чыннан да, биредә җылы. Димәк, ремонт звеносы уңайлы шартларда эшли. Ә инде ремонтка куелган тракторлар торышына килгәндә, механизаторлар сүзләренә караганда, корыч атларның икесенә агымдагы ремонт кына таләп ителә, ә менә Т-150 тракторына исә капиталь ремонт сорала.

    Хезмәттәшләре эретеп ябыштыручы Тәлгать Рәхимов белән токарь Марсель Йосыповны да мактап телгә алдылар. Аларның алтын куллары ясаган детальләр озак хезмәт итүләре белән аерылып тора, ди ир-егетләр.

    Хуҗалыкта тракторлар ремонты белән беррәттән тырма һәм культиватор ремонты бара. Чиратта – “Комбимастер”. Ә менә комбайннарны биредә хәзерлек сафына куюны язга калдыралар. Монда алар сыярдай биек гаражлар юк.

    - Көннәр җылына төшү белән дә без ашлык комбайннарын ремонтлауны башлыйбыз. Әлбәттә, дефектовка уздырып, кирәкле запас частьләрне алдан ук хәстәрлибез. Бу вакытта бар көчне кыр “корабларына” бирү сәбәпле, калган техника һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны график буенча каралган вакытка тәмамлауны максат итеп куябыз һәм без моңа, гадәттә, ирешәбез. Чөнки безнең хуҗалыкта төп костякны Рамил Әхмәтҗанов кебек тырыш кешеләр тәшкил итә, - дип ремонт барышы белән таныштырды Тукай исемендәге җәмгыять инженеры Фирдәүс Таҗиев.

     Илмира ГАЛИЕВА

    Автор фотолары

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: