Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Тукай исемендәге җәмгыятьнең комбайн паркы бик яхшы билгегә техник тикшерү узган

    Тукай исемендәге җаваплылыгы чикле җәмгыятьнең комбайн паркы бик яхшы билгегә техник тикшерү узган.

    Язгы кыр эшләре чорында берничә тракторның сафтан чыгуын исәпкә алып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең инженер хезмәте уракка керешергә тиешле комбайннар двигательләренең бөтен параметрларын кертеп, диагностик карта әзерләгән. Чөнки техник тикшерү барышында быел комбайннар двигателе торышын ачыклау көн кадагына куелды, дип билгеләп үтте Дәүләт техник күзәтчелегенең район бүлеге начальнигы Рөстәм Вәлиев. Алдан карап чыгулар буенча хөкем итсәк, "АгроМир", "Нәбиуллин", "Уңыш" агроколлективларында комбайннарны ремонтлау оешкан төс алган, дип тә хәбәр итте ул. Аларның эшкә керешү дәрәҗәсен июль уртасында республика комиссиясе дә тикшерәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: