Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Уҗымнарның хәле яхшы

    Район буенча 3600 гектар биләгән уҗым культуралары торышы бүгенге көнгә канәгатьләнерлек.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы А. Гайнетдинов хәбәр итүенчә, көзге культураларның монолитлары Әлмәт шәһәренең махсуслаштырылган лабораториясендә тикшерү узган. Үсемлекләрдәге шикәр күләме 25-27 процентны тәшкил итә. Бу бик яхшы күрсәткеч. Уҗымнар торышы "Нәбиуллин" крестьян-фермер хуҗалыгында, "Уңыш" һәм Тукай исемендәге җаваплылыгы чикле җәмгыятьләрендә аеруча яхшы. Былтыр көзге культуралар тулысы белән пар җирләренә чәелде, шул сәбәпле игеннәрнең исән каласына ышаныч зур, дип ассызыклады Атлас Фәрит улы.
    Орлыкчылыкка килгәндә, район буенча тупланган чәчү материалы да начар сыйфатта түгел. "Агромир" ҖЧҖ (кичәге "Нур-Агро") 10 тонна элита сабан бодае орлыгы сатып алган. "Россельхозцентр" ФБУның райондагы бүлегеннән алынган мәгълүматларына караганда, хуҗалыклар арасында бары тик "Ситдыйков" КФХда гына кондициясез орлык саклана. Тупланган чәчү материалы тишелешкә һәм авыруларга тикшерү узган. Тишелеш буенча нәтиҗәләр стандартка туры килсә, авырулар буенча хәл катлаулы. Димәк, язын орлыкларны агулап чәчүгә игътибарны бермә-бер арттырырга туры киләчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: