Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • “Уңыш” җаваплылыгы чикле җәмгыяте игенчеләре районда арыш кырларында беренче булып эш башландылар

    "Уңыш" җаваплылыгы чикле җәмгыяте игенчеләре районда беренчеләрдән булып бөртеклеләрне урып-суктыруга керештеләр. Хәерле сәгатьтә!

    Изге Рамазан аенда башланган изге эшкә комбайннарны нәкъ менә шулай "Хәерле сәгатьтә" дип кырга озату өчен шимбә иртәсендә агросәнәгать тармагы җитәкчеләре район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм аның ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин белән Димтамак авыл җирлегендәге арыш басуында очраштылар. Елына күрә бик матур булып өлгергән икмәкләрнең дымлылыгы бу көнгә 16,4 процент тәшкил итте. Җәмгыять уракка өч берәмлек комбайн белән кереште.

    Аларның икесенә саламны ваклап җиргә сибү механизмы көйләнгән. Туфракка саламны ваклап кертү - игенчелекне биологизацияләүнең бер факторы булып тора: вакланган һәр тонна салам белән туфракка 800 килограммга кадәр органик матдә, биш килограммга кадәр азот, ике килограммга кадәр фосфор, 10 килограммга кадәр калий һәм башка күп төрле микроэлементлар керә. Гумус туплауга килгәндә дә вакланган бер тонна салам 3,5 тонна тирескә тиң, дип раслый белгечләр. Саламны теземгә салып баручы комбайн артыннан ук пресс-җыйгыч йөри: төргәкләнгән азык ферма территориясенә кайтарыла.

    Кыр әйләнә борылу полосасы салып, кишәрлекләргә бүлеп, уракны башлаган комбайннар бункерыннан яңа уңыш бөртеген җылы учына алганда, мөгаен, һәркем дулкынлану хисе кичергәндер. Контроль сугуның беренче олавы үлчәүгә озатылды. Кәрәзле телефонын бер генә мизгелгә дә күзеннән яздырмаган җәмгыять директоры Аяз Шафигуллинның бу вакытта ниләр кичергәнен аңлавы кыен түгел. Ниһаять, элемтәнең теге очыннан яхшы хәбәр килеп иреште - арышларның һәр гектары уртача 33 центнер бөртек бирә! Иң мөһиме - бөртекне "яндырмау". Хуҗалыкларда киптергечләр юк дәрәҗәсендә, 18-19 процент дымлылык белән ындыр табагына кайткан ашлык аз гына вакыт тик ятса да, шундук продуктив сыйфатын җуя.

    Кырларның берсендә комбайннар эшләсә, икенчесендә тракторлар туфрак эшкәртә. Беренчесендә өлгергән уҗымнар җыйналса, икенчесендә көзге культуралар өчен туфрак әзерләнә - кылны кырыкка бүләр чак җитте. Сәгадәтулла Төхбәтуллин киңәшмәдә катнашучылар игътибарын көзге чәчүгә җәлеп итте. Хуҗалыкларның күпчелегендә орлыкның күчмә фонды булмавы берникадәр мәшәкать тудырачак. Тулы кыйммәтле уңышка бары тик күчмә фонд орлыгы белән генә ирешергә мөмкинлеген бүген аңлатып тору артык. Чөнки яңа сугып алынган бөртекнең шытып чыгу сәләте түбән һәм ул чәчү мизгеленә әлеге "хәрәкәтсезлек" чорыннан чыгарга өлгерми. Шуңа күрә акчага алданып, бөтен бөртекне сатып бетерү сәясәте дөрес түгел. Ничек кенә булмасын, районда август ахырына уҗымнарны чәчүне төгәлләү һәм аларның мәйданын 5 мең гектарга җиткерү бурычы куелды.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов бу көнне хезмәтне саклау шартларын искәртеп, "Безнең һәркайсыбыз бу тормышта кунак кына. Кеше гомерен куркыныч астына куярга беркемгә дә хокук бирелмәгән",- дип, машиналардагы каешлы, чылбырлы механизмнарны каплавычлар белән каплау, механизаторларга хезмәтне саклау таләпләре буенча инструктаж уздырып, журналларга кулларын куйдыру мөһимлегенә тагын бер кат басым ясады. Ул шулай ук хезмәткә түләүгә, кызыксындыру чараларына тукталды. Кече фермерлар да республика билгеләгән икътисадый нигезләнгән таләпләр буенча эшләргә тиеш, диелде киңәшмәдә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: