Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Вакытны югалтырга ярамый

    Июнь - авыл хуҗалыгында терлекчелек белән кырчылыкның язмышлары хәл ителә торган ай. Бүген районда терлек азыгын, аерым алганда, хуш исле һәм сусыл азыкны әзерләү тулы көченә бара.

    Терлек азыгын әзерләү
    Узган ел уңыш буенча рекордлы булып чыкты. Аграрчыларның мал азыгын ел ярым запас белән әзерләү мөмкинлеге булды. Бүгенге көнгә район буенча запаслар бер терлек башына 20,8 центнер азык тәшкил итә. Районның терлек азыгын әзерләүчеләре алдына терлекләрнең киләсе кышлауларына 7220 тонна печән әзерләү бурычы куелган. Район авыл хуҗалыгы идарәсе бүлеге мәгълүматлары буенча, 27 июньгә инде 2500 тонна хуш исле азык түкләнгән, бу исә бер баш терлеккә 4 центнер азык тәшкил итә. Алдынгылар рәтендә түбән-дәге җаваплылыклары чикләнгән җәмгыятьләрдә бара: "Уңыш" (таләп ител-гәннән 90 процент), "Нур-Агро", Тукай исемендәге җаваплылыклары чикле җәмгыятьләр һәм "Нәбиуллин" КФХда - 40ар процент. Гаилә фермалары район күрсәткечләренә зур өлеш кертә.
    Сенажга килсәк, район буенча алганда, ул 37 000 тонна күләмендә таләп ителә, 27 июньгә 2312 тонна сусыл азык траншеяларга салынган. "Нур-Агро", "Игенче", "Уңыш", "Нәбиуллин" агроколлективлары эшне зур оешканлык күрсәтеп алып бара, "Таң" хуҗалыгы алардан аз гына калыша. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 2010 елның аномаль корылыгы күпьеллык үләннәрнең үсешендә тискәре чагылыш тапты, быелгы язгы корылык та моңа үз өлешен кертте. Шуңа да карамастан, июньдә булган явым-төшемнәр сусыл һәм хуш исле азыкны әзерләү буенча планның авырлыклардан тыш үтәләчәгенә һәм 1 июльгә азыкны әзерләү компаниясе тәмам булачагына ышаныч бирә.
    Район башлыгы ярдәмчесе С. Төхбәтуллин билгеләп узганча, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре шәхси йортларның да азык әзерләүгә мохтаҗ булулары турында онытмаска тиешләр. Бүген авыл халкы бүлеп бирелгән участокларда үлән чаба, димәк, шәхси терлек азыксыз калмаячак.
    Терлекчелек
    Быел район терлекчеләре корылык вакытында кимегән терлек санын тулаем торгыздылар, әмма моны "Ситдыйков" КФХ турында әйтеп булмый. Монда "мөгезле эре терлекнең булуы" графасында көтүлекнең арту күрсәткечләре алдында зур минус тора. Шуны билгеләп узарга кирәк, хуҗалык мөгезле эре терлек белән "уңышлы көрәш алып бара" - бер ел эчендә 1000 башка якын терлек киметелгән.
    Кагыйдә буларак, сөтне зур күләмдә алу җәйге кояш торгынлыгының иң кызу вакытына туры килә, ди район авыл хуҗалыгы идарәсе маркетинг бүлеге консультанты. 23 июньгә терлекчеләр район буенча һәр сыердан, уртача алганда, 11,6 килограмм сөт савып алганнар. Бүген сөтне җитештерү кими бара - терлекләрнең физиологиясе белән берни эшли алмыйсың. Шуңа күрә, дип басым ясый Марсель Зарипов, савымнарны югары дәрәҗәдә тотар өчен, өстәмә азык кертергә кирәк. Бүгенге көнгә нурагролылар һәм тукайлылар савым буенча лидерлар булып исәпләнә, анда тәүлек савым, уртача алганда, 14 килограммга якын. "Уңыш", "Заря", "Игенче", "Нәбиуллин", "Таң", "Вафауллин" хуҗалыклары да үз күрсәткечләрен күтәргән, аларда тәүлек савым, уртача алганда, 9-10 килограмм сөт тәшкил итә. Узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, "Ситдыйков" КФХда савымны 2000 килограммга киметкәннәр. Моның сәбәбе - хуҗасызлык.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: