Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Яхшырак эшләргә мөмкинлекләр бар

    9 ай дәвамында эшчәнлек нәтиҗәләре буенча чираттагы семинар-киңәшмә "Кәрәкәшле" җаваплылыгы чикле җәмгыяте базасында узды. Район башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкчелегендә узган чарада район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар, авыл хуҗалыгы тармаклары белгечләре катнашты.

    Терлек азыгы базасы
    Семинарның теоретик өлешендә терлекчелектә һәм кырчылыкта күрсәткечләр әйтеп узылды. Шуны билгеләп узарга кирәк, терлекчелек өлкәсендә җитәрлек күләмдәге терлек азыгы базасыннан башка тотрыклы производствога ирешеп булмый.
    Киңәшмәдә билгеләп узылганча, терлек азыгын һәм бөртеклеләрне урып-җыю уңышлы рәвештә оптималь срокларда тәмамланган. Кышын араннарда асрау чорына терлекчелек яхшы терлек азыгы базасы белән кергән. Узган елгы яхшы сыйфатлы азыкның калганын исәпкә алсак, бездә бер ел ярымлык, ә кайбер хуҗалыкларда ике еллык азык запасы бар, дип билгеләп узды район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Атлас Гайнетдинов. Мәсәлән, агымдагы елда гына терлек башына 22,8 центнер азык берәмлеге һәм 11 центнер бөртекле фураж әзерләнгән, барлыгы - 33,8 центнер азык берәмлеге. Әлеге күләм яхшы производство күрсәткечләре белән тук һәм тотрыклы кышлау өчен җитәрлек, дип билгеләп узды җитәкче. Бу терлекне асрарга гына түгел, шулай ук аны югалтулардан башка саклап калырга һәм аларның баш санын арттырырга да мөмкинлек бирәчәк.
    Кырчылык
    Агымдагы елда район игенчеләре бөртеклеләрдән яхшы уңыш җыеп алдылар: район буенча бөртеклеләрне тулаем урып-җыю 39 мең тонна тәшкил итте. Уртача уңыш исә - бер гектарга 21 центнер. "Нәбиуллин" КФХда әлеге күрсәткеч - гектардан 23,6 центнер, "Нур КФХда - 23,3, Тукай исемендәге ҖЧҖда - 21 центнер. Быел бөртеклеләрнең сыйфаты яхшы, сатылган бөртеклеләрнең күпчелек өлеше - 3 класслы.
    Кайбер хуҗалыкларда урып-җыю кампаниясе сузылган иде, шуңа да карамастан, 1 сентябрьгә бөртек мәйданнарының төп өлеше урып-җыелган. "Нур-Агро", Тукай исемендәге, "Вафауллин", "Игенче" хуҗалыклары республикада гамәлдә булган төрле программалар буенча яңа чит ил һәм илебездә җитештерелгән ашлык җыю техникасын сатып алулары сәбәпле планнар тормышка ашырылды. Фермерлар Рамил Гәрәев, Әнәс Тимербаев, Фирдәүс Гафиятов, Расыйх Латыйпов эшчәнлекләре дә игътибарсыз калмады.
    Бүген коллективларда техниканы саклауга кую, ремонтны оештыру эше бара. Остаханәләрдә утын мичләре файдалануга кертелә башлады. Алар фермаларның азык кухняларында да тулы көчкә кулланыла. Шунысы билгеләп узылды, мондый мичләр бөтен фермаларда урнаштырылган.
    Безнең районда чиста парлар белән эшкә зур игътибар бирелә башлаган, соңгы елларда исә бу эшчәнлек онытыла төште. Әмма чиста парларны гына түгел, шулай ук гади булган туфракны көзге эшкәртү эшен дә барлык җирбагарлар башкара алмый. Бүгенге көндә районда 87 проценттан артык туңга сөрелгән җир эшкәртелгән. Әмма Бәйрәкәтамак зонасы дип йөртелгән җирләрдә фермерлар Кәримовка, Әхмәтшинга, Локмановка алга таба әлеге чараны уздырырга кирәк булачак. "Кәрәкәшле", Тукай исемендәге, "Уңыш", "Игенче" җаваплылыклары чикле җәмгыятьләр, "Нәбиуллин" крестьян-фермер хуҗалыгы парлар белән шелтәсез эшлиләр. Быел 2012 ел уҗымнарын чәчү өчен районда парлар өчен 4000 гектар җир планлаштырылган, 2000 гектар күпьеллык үләннәр сөрелгән. Әмма сыйфатлы орлыкларның җитмәве сәбәпле, уҗым культуралары өчен 3000 гектар җир генә бирелгән. Чиста парларның калган мәйданына яз көне сабан бодае чәчеләчәк, дип ассызыклады Гайнетдинов.
    Уҗым культураларының шытулары турында сөйләгәндә, Атлас Фәрит улы слайдларда аларның торышын күрсәтеп узды. "Бөтен уҗымнар да яхшы шытты, бер квадрат метрда 500дән артык үсемлек. Яхшы үсешкә сентябрь, октябрь айларындагы температура режимы да ярдәм итте, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы. - Кайбер хуҗалыкларда үсемлекләр үсеше, трубкага китүен кисәтү өчен, чабуны таләп итә. Мәсәлән, "Уңыш", "Нәбиуллин" хуҗалыкларында чәчүлекләрнең 50-60 гектарын чабарга туры киләчәк.
    Орлык фонды
    Сыйфатлы орлыклар - киләчәк уңышның ышанычлы нигезе. Шуңа күрә район башлыгы тарафыннан орлык материалы сыйфатына зур игътибар бирелә. Шуны билгеләп узарга кирәк, районда орлык материалын яңарту буенча программа кабул ителгән. Быел орлыклар җитәрлек күләмдә әзерләнгән. Әмма орлык материалын яңарту буенча эшне башкарырга туры киләчәк. Узган елда, мәсәлән, районда массакүләм репродукция орлыклары 70 процент тәшкил иткән. Быел исә массакүләм орлыклар 22 процент кына тәшкил итә, алары да күпчелектә фермерларда гына, "Заря" ҖЧҖда орлыклар шулай ук массакүләм характер йөртә, "Вафауллин" КФХда - өлешчә. Язгы чәчү эшләренә кадәр без орлык мәсьәләсен хәл итәчәкбез, дип тәмамлады Атлас Фәрит улы.
    Терлекчелек
    2013 елдан Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү белән бәйле, сөт җитештерү стандартларына каты таләпләр куела башлады. Сатыла торган сөткә субсидия алыр өчен, аны бары тик югары сорт белән тапшырырга кирәк, элек аның базис майлылыгы 3,4 процент тәшкил итсә, бүген ул 3,6 процент булырга тиеш. Сөттәге аксымга моңа кадәр зур игътибар бирелмәгән, әмма 2013 елдан сөттәге аксымның 3 проценттан да ким булмавы зарур, әлеге сан ел саен үсәчәк. Хуҗалыклар фермаларын сөт җайланмалары белән җиһазландыру сыерларның продуктивлыгын һәм сөт сыйфатын күтәрергә ярдәм итә.
    Бүгенге көндә терлекчелек кышкы араннарга күчте. Яхшы кышлауга ышаныч бар. Шуңа да карамастан, бөтен кешегә дә тырышырга, җиң сызганып эшләргә, җитәкчеләргә, белгечләргә, хезмәтчән-нәргә дә үз алларына максат куярга кирәк, диде район башлыгы. Үсемлекчелектә, терлекчелектә бөтен технологик процессларны катгый үтәгән очракта гына уңай нә-тиҗәләргә ирешеп була, моннан башка яхшы продукция һәм зур күләмдә акча эшләп булмас, димәк, хуҗалыкларның да, авылның да киләчәге булмаячак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: