Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яссытугай авылы механизаторлары көнбагыш чәчә

“Уңыш” җәмгыяте язгы чәчү 101 гектарлы кырда көнбагыш чәчүдән башланган.

Әлеге җаваплы эшкә тәҗрибәле механизаторлар Илмир Мәрдәншин, Илдар Галиев һәм Ирек Закиров звеносы алынган. Бер үк вакытта борчак та чәчү башланган. Фәнил Мәҗитов эшли торган беренче участок – 100 гектарлы басуда борчак сенаж өчен чәчелсә, берникадәр мәйданда кузаклы культураны азык-төлек өчен дә үстерү планлаштырыла.

Хуҗалыкта чәчү орлыгы инкрустацияләнгән, борчак исә биологик препаратлар белән эшкәртелгән. Минераль ашлама да мулдан тупланган – бер гектар чәчүлеккә 80 килограмм исәбеннән тәэсир итү көчендә өстәмә сый бирелә.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев