Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы агроколлективлары сенаж салуга керештеләр

    Район буенча 6661 тонна печән туплап өлгергән агроколлективларның күпчелеге сенаж салуга кереште.

    Өч мең тоннага якын хуш исле азык хәзерли алган "АгроМир" җәмгыяте механизаторлары малларны кышлату өчен кирәк булган печән планын 172, "Уңыш" җәмгыяте 115 процентка арттырып үти алган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе биргән оператив мәгълүматларга караганда, "Вафауллин", "Таң", Тукай исемендәге хуҗалыкларда планга карата тупланган печән күләме нибары 31-58 процент кына тәшкил итә. "Вафауллин", "Нәбиуллин", "АгроМир", "Уңыш" җәмгыятьләрендә сусыл азык хәзерләү оешкан төс алган. Район буенча һәр баш шартлы терлеккә 5,18 центнер азык берәмлеге тупланса, "АгроМир", "Нәбиуллин", "Уңыш", "Вафауллин" хуҗалыкларында бу күрсәткеч тагы да югары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: