Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре узган елга нәтиҗәләр ясады

    Ишегалдында ноябрь. Әлегә нәтиҗәләр ясау вакыты килеп җитмәде кебек. Әмма район авыл хуҗалыгы тармагы эшчәнлегенең аерым йомгаклары турында бүген үк сөйләргә була.

    Терлекчелек
    Республикабызның агросәнәгать комплексын үстерү илкүләм проектында ит-сөт терлекчелеге өстенлекле юнәлеш булып сайланган, әлеге сәясәт районда да өстенлекле булып кала. Соңгы 15 елда терлекчелек тармагы потенциалын саклый алган һәм савым көтүендәге терлекләр санын киметүгә юл куймаган Татарстанда аның уңышлы үсеше өчен барлык алшартлар да бар. Моны кыю рәвештә безнең район турында да әйтергә була.
    Бүген районда савым көтүендәге сыерлар саны 4200 баш, мөгезле эре терлек 13 мең башка якын тәшкил итә. Бу узган ел күрсәткеченнән 244 башка артык. Хәзерге вакытта искеурыссулылар терлекләр баш санын 720гә җиткергәннәр, Тукай исемендәге хуҗалык фермаларында 2000 баштан артык мөгезле эре терлек бар, кәрәкәшлеләр бүген, кызганыч, терлекләр баш санын арттыру мөмкинлегенә ия түгел, чөнки булган фермаларның мәйданы күп санда терлекләр тотуга исәпләнмәгән, бина булса, баш саны да артачак, дип ассызыклады район башлыгы. "Вафауллин" крестьян-фермер хуҗалыгы агымдагы ел ахырына кадәр җәмәгать терлеген 1000 башка җиткерүне планлаштыра.
    Практика, дөрес тәрбияләгәндә һәм баланслы ашатканда, сыерларның сөтләре күп булуын - елына 5 мең килограммнән ким булмавын күрсәтә. Моның өчен малларны тотуның нормаль шартлары гына кирәк. 2012 елдан район терлекчелек фермаларында сөтне транспортировкалау һәм саклау буенча яңа җайланмалар гамәлгә кертелә башлады. Узган елда биш җайланма файдалануга тапшырылды. Агымдагы елда гына да шундый җайланмалары булган җиде ферманы эксплуатациягә тапшыру планлаштырылган иде. Тукай исемендәге җәмгыятьтә инде бүген үк сыерларны бәйләмичә тоту технологиясе белән яңа ферма төзелә. "Таң" җәмгыятендә ике ферма инде реконструкцияләнгән һәм эксплуатациягә тапшырылган. Шулай ук "АгроМир" һәм "Кәрәкәшле" җәмгыятьләрендә икешәр сыер фермасы яңартылган. "Игенче" җәмгыяте 100 башка яңа ферма тергезүне планлаштыра, аны киләсе елга гамәлгә кертүне күздә тота. Югары технологияле җайланмалар кертү аркасында савымчыларның кул хезмәте минимумга җиткерелә, шулай ук шактый дә-рәҗәдә сөт сыйфаты яхшырачак. Мәсәлән, узган елда дәүләткә тапшырылган сөт күләменең 24 проценты гына югары сорт белән кабул ителгән. Быел бу күрсәткеч 60 процент тәшкил итә. Чит илдә җитештерелгән сөт үт-кәргечләрне һәм суыту җайланмаларын сатып алганда, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бары тик аның бәясенең 50 процентын гына түлиләр. Калган сумманы Авыл хуҗалыгы министрлыгы лизинг компанияләре аша бүлеп бирә, район ярдәм итә. Мәсәлән, агымдагы елда
    район авыл хуҗалыгы формированиеләренә муниципалитет
    бюджетыннн
    4 миллион
    100 мең сумлык
    ярдәм күрсәткән.
    Кырчылык
    Җәй башында коры һава торышы булу сәбәпле, үсемлекчелектә сизелерлек югалтуларга карамастан, ел безнең өчен уңышлы килде, дип ассызыклады Рөстәм Нуриев. Районда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 21 206 гектарда үстерелгән. Кызганыч, июньдәге корылык 6000 гектарга якын шытымнарның югалуына китергән. Шуңа да карамастан, бөртеклеләр уңышы әйләнәгә 24 центнер булган. Бу быелгы шартлар өчен бер дә начар нәтиҗә түгел, дип басым ясады район башлыгы. Бу минераль ашламалар белән грамоталы эш итү, барлык агротехник чараларны вакытында башкару нәтиҗәсе. Биредә "АгроМир", Тукай исемендәге җәмгыятьләрне, "Нәбиуллин" крестьян-фермер хуҗалыгын һәм башкаларны билгеләп үтәргә кирәк.
    2014 ел уңышына да начар булмаган нигез салынган. Мәсәлән, район буенча уҗым культуралары 3563 гектарда чәчел-гән. Аларның торышын беренчел тикшерү нәтиҗәләрнең начар булмавын күрсәткән. Бүгенге көндә гамәлдә барлык хуҗалыклар туфракны эшкәрткән. Бу әһәмияте аз булмаган агрочара яңгырлар еш яву сәбәпле сузылды. Шуңа да карамастан, аграрчылар туңга сөрү өчен һәр сәгатьне файдалана. Мәсәлән, "Вәлиев" крестьян-фермер хуҗалыгында тәүлекнең караңгы вакытында да туфракны эшкәртәләр диелде әң-гәмәдә. Туңга сөрүне "Гайнетдинов" крестьян-фермер хуҗалыгында, "Уңыш", "АгроМир", "Кәрәкәшле" җәмгыятьләрендә тәмамлаганнар. Бүгенге көндә район буенча туфракны көзге эшкәртү гамәлдә башкарылган. Ә бу язгы кыр эшләре вакытында башкарылып чыгачак дигән сүз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: