Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы фермерлары район башлыгы белән үзләрен борчыган мәсьәләләре турында сөйләштеләр

    Мал-туарны азык белән тәэмин итү, яңа техника юнәтү, сөрүлекләрне киңәйтү, җитештергән продукциягә субсидия бирелү-бирелмәү... Узган атнада конференциягә җыелган фермерлар район башлыгы Рөстәм Нуриев белән үзләрен борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр. Гаделлек эзләделәр... Кече фермерлар өлешенә бүгенге көндә җәмәгать секторындагы мөгезле эре терлекнең 20 проценты, ягъни 2829 башы туры килә. Крестьян-фермер...

    Мал-туарны азык белән тәэмин итү, яңа техника юнәтү, сөрүлекләрне киңәйтү, җитештергән продукциягә субсидия бирелү-бирелмәү... Узган атнада конференциягә җыелган фермерлар район башлыгы Рөстәм Нуриев белән үзләрен борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр.

    Гаделлек эзләделәр...

    Кече фермерлар өлешенә бүгенге көндә җәмәгать секторындагы мөгезле эре терлекнең 20 проценты, ягъни 2829 башы туры килә. Крестьян-фермер хуҗалыклары 11 мең гектарга якын авыл хуҗалыгы җирләреннән файдалана. Кече бизнес вәкилләре арасында кошчылык белән сарыкчылыкны үз иткән кешеләр дә юк түгел. Районда эшләп килүче җиде дистәдән артык фермер арасында яшелчә үстерүчеләр дә, ат асраучылар да бар. Шуңа күрә конференциянең озак һәм эмоциональ чыгышлар белән үрелеп баруы беренче карашка аңлашыла да. Тарлау авылында малчылык белән шөгыльләнүче Гөлназ Четвертакова, Иске Каразирек авылыннан фермер Эльмира Котловская, әйтик, үз бизнесларын тагын да киңәйтү өчен өстәмә җир алырга телиләр. Кәрәкәшледә бәрәңге үстерүче Рөстәм Морасов яхшы сыйфатлы техникага мохтаҗ. Урыссу бистәсендә мөгезле эре терлек асраучы Вәсил Әхмәдуллинның кырчылык белән шөгыльләнүче хезмәттәшләреннән терлек азыгын кыйммәт бәягә сатып аласы килми. Район фермерларында муниципалитетның эре авыл хуҗалыгы коллективларына күбрәк ярдәм кулы сузуы да дәгъва тудырды.

    - 2014 елда агросәнәгать предприятиеләренә район бюджетыннан 7 миллион 500 мең сум акча, шуның 1 миллион 700 мең сумы кече фермерларга бүлеп бирелде, - дип сүз алды район башлыгы. - Муниципалитет нинди принциптан чыгып ярдәм күрсәтә соң? Монда арифметика бик гади. "Кәрәкәшле" җәмгыятенә моннан берничә ел элек терлекчелек тармагын камилләштерү максатында, мисал өчен, бюджеттан 4 миллион сум акча бүлеп биргән булсак, хуҗалык үзе бу эшкә 20 миллион сумга якын акчасын сарыф итте. Терлекчелек биналарын үзгәртеп корганчы ул кыш көннәрендә тәүлегенә тонна ярым сөт сауган булса, бүген аның терлекчеләре савымны бермә-бер арттырды. 2012 елда "Вафауллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгына финанс ярдәм күрсәтелде. Кайчандыр аның каралтыларында 400-500 баш терлек асралса, хәзер анда 1300 баш мал тәрбияләнә. Шул ук елны миллион сумнан артык акча "Уңыш" җәмгыятенә бирелде. Үзеннән 8 миллион сумга якын акча кушып, ул терлекчелек биналарын үзгәртеп корды, заманча савым җиһазлары сатып алды һәм, савымны гына түгел, сөтнең сыйфатын да яхшыртуга иреште. Узган елны уңышлылар, район җитәкчелеге гозерен саңга сугып, сөрүлек мәйданнарын күпкә арттырдылар, аларны көзен яхшы итеп эшкәртергә өлгерделәр, 600 гектарда уҗым культуралары чәчеп калдырдылар. Шуның бәрабәренә без аларга нәселле таналар сатып алуда ярдәм күрсәттек. Быел без бу хуҗалыкка яңа сыерлар абзары төзүдә булышачакбыз. Бу эш әлеге коллектив җитәкчесенә дә, миңа да хаҗәт түгел, ул беренче чиратта Димтамак авыл җирлеге, аның халкы өчен кирәк. Фермасыз калган авыллар безнең районда тагын да бар. Бәйрәкәтамак, Көрәш-Бүләк, Каразирек... Минем янга әлеге авылларның берсендә терлекчелекне яңадан тергезү теләге һәм кесәсендә 20 миллион сум акчасы булган теләсә кайсы фермер килсен, муниципалитет бу кешегә дә бик теләп булышачак. Әмма шунысын да онытмаска кирәк, район бюджетыннан ярдәм алып та, арада эшчәнлекләре уңышсызлыкка тарыган фермерлар да юк түгел.

    Рөстәм Нуриев кече бизнес вәкилләренең кредитлар белән бик саксыз эш итүләренә кул куймады. Арада, банклар белән үз вакытында исәпләшә алмау сәбәпле, тораксыз калган затлар да бар. Яисә көтүлек өчен җир бүлеп биреп тә, анда утар бастырырга тиеш булган фермерларның берсе бүгенге көнгәчә анда бармакка-бармак сукмаган. Ә һаман да күктән нәрсәдер төшкәнен көтеп ята, алай гына да түгел, хәтта таләп тә итә...

    - Күрәләтә шундый кешеләргә ничек ярдәм күрсәтмәк кирәк?! Кайда хуҗа җиде кат үчләп, бер кат кисә, шунда тәртип тә күзәтелә. Һәм мондый үрнәк фермерлар сезнең арада да бар, - дип билгеләп узган район башлыгы Иске Каразирек авылыннан Эльмира Котловскаяга юкка гына сүз бирмәде.

    Үз-үзләренә ышаныч алга атлата

    Хәтта кайбер эре җитештерүчеләрне дә өметсезлеккә бирелергә мәҗбүр иткән 2010 ел Котловскийлар тормышына киресенчә уңай үзгәрешләр алып килә. Үз ихаталарында 30 баштан да ким булмаган мөгезле эре терлек асрауны гадәти эшкә әверелдергән Эльмира белән Илгизне хуҗалыкларын механизацияләү теләге беркайчан да калдырмый. Әлеге уй-хыялларын тормышка ашыруда аларга республикада старт алган гаилә фермасы программасы ярдәмгә килә. Менә шушы проектка аяк баскан көннән алып Котловскийларның хуҗалыгында тормыш көннән-көн алгарыш кичерә: өр-яңа абзар җиткерәләр, таналар сатып алалар, ишәеп киткән терлекчелек аларны үсемлекчелек белән дә шөгыльләнергә мәҗбүр итә, шул сәбәпле техника базасын ныгыталар. Әлбәттә, бу эшләрнең берсе дә кредитларсыз гамәлгә ашмый. Әмма алар үз тырышлыклары, үҗәтлекләре аркасында бурычка батмыйлар. Менә шул сыйфатларын исәпкә алып, берничә ел элек алар ихатасында район ярдәме белән сөт суыту танкы урнаштырыла һәм Котловскийлар җирле халыктан сөт җыюны да оештыра. Бүген үз хуҗалыгында 100 баштан артык терлек асраучы гаилә, кайбер фермерлардан аермалы буларак, кемнәндер ярдәм көтеп утырмый, ә үз алдына тагын да зуррак бурычлар куеп яши. Эльмира Котловская сүзләре буенча, алар сыер санын 60 башка җиткерүне, симертүгә куелган малларны тагын да ишәйтүне күздә тота. Әмма бу эшләрне гамәлгә ашыру өчен кечкенә генә бер киртә бар: фермерлар бүгенге көндә җитештерү биналарына мохтаҗ. Иске Каразирек җирлегендә хуҗасыз калып, таркалу хәленә җиткән биналарны күреп, аларның йөрәкләре сыза. Менә шуларның берничәсен алар сатып алырга(!) телиләр һәм бу эштә Котловскийлар район башлыгының булышуын үтенделәр.

    Тик торганга, шайтан тоттырган

    Конференциягә җыелган фермерларны, әлбәттә, кредит алу шартлары, аларга ярдәмгә килә алырдай дәүләт программалары кызыксындырмый калмады. Әлеге көнгәчә банкларда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә кредит бирү шартлары ачыкланмаган. Шуңа күрә фермерларга документлар туплый башларга гына киңәш ителде. Ә менә дәүләт программаларына килгәндә, сөтчелек белән шөгыльләнүчеләргә уңай хәбәр җиткерелде. Әле күптән түгел генә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очрашып кайткан район фермерлары ассоциациясе рәисе Фазыйл Әхмәтшин, әлеге чарада бик тиздән крестьян-фермер хуҗалыклары җитештереп, комбинатларга тапшырган(!) сөт өчен субсидия түләүне хөкүмәт яңадан гамәлгә кертәчәге әйтелүен хәбәр итте. Сүз уңаенннан, дәүләт бу ярдәмен моннан ел ярым элек туктатып торырга мәҗбүр булган иде. Быел пленкалы теплицаларда яшелчә үстерүчеләргә дә дәүләт йөз белән борылыргы теләвен билгеләп узган Әхмәтшин, министр белән узган очрашуда кош-корт асраучы кече бизнес вәкилләренә дә субсидия вәгъдә итүләрен ассызыклады. Нәкъ менә шушы төр эшчәнлек, күркә үстерү белән шөгыльләнүче эшкуар Рәшит Идрисов, читтән килгән ярдәм белән генә экономиканы ныгытып булмавын күз уңында тотып, хезмәттәшләрен кооперациягә берләшергә чакырды. Кош-корт асраучы кешегә беренче чиратта нәрсә кирәк? Әлбәттә, бөртек. Ул тирә-юньдәге фермерлардан бик теләп бөртек сатып алачагын, үзенең дә, мөмкинлегеннән чыгып, аларга ярдәм кулы сузу ихтималын сызып ташламады. Шул рәвешле, район фермерларын үзара ярдәмләшеп эшләргә чакырган эшмәкәр, төрле дәүләт программалары ярдәменнән колак какмас өчен, үз тәҗрибәсеннән чыгып, аларның төбенә төшеп һәм дөрес документлар белән эш итәргә кирәк, дип басым ясады. Менә шушы урында кирәкле документларны тутыруда ярдәмгә килердәй белгечнең районда булмавын искәрткән фермерлар, хәзерге заманда һәр уңайлык өчен түләргә кирәкеген генә оныталар. Чөнки бу сорауны алар беренче тапкыр гына күтәрмиләр. Алдагы елларда әлеге гозер буенча белгеч табылып та эш түләүгә барып җиткәч, фермерлар үзләре "күпне белә" булып чыга.

    Кызыксынырга кирәк!

    Фермерлар киңәшмәсенә авыл җирлеге башлыклары юкка гына чакырылмаган иде. Үз территориясендә эре җитештерүчесе булмаган җитәкчегә бүген авылны яшәтү күпкә катлаулы бирелә. Телисеңме, теләмисеңме, борынгыча әйтсәк, менә шушы хәлле кешеләр күзенә карап торырга туры килә. Тик арада, ни мәзәк, әлеге кече бизнес вәкилләре эшчәнлеге белән якыннан таныш булмаган башлыклар да бар булып чыкты. Эшкуарларның берсе хәбәр итүенчә, ел әйләнәсенә аның фермасында ике генә чит кеше була икән: берсе - район башлыгы, икенчесе - ветеринар. Икенче бер башлык исә үз җирлегендә эшләүче фермерларның ничә баш мал тәрбияләвеннән хәбәрдар булмавы да район җитәкчелегенең күңеленә хуш килмәде. Мондый мөнәсәбәтне Рөстәм Нуриев авылның киләчәге белән кызыксынмау, дип шәрехләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: