Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы механизаторларының чәчүгә хәзерлеген район депутатлары бәяләде

    Бүген район советы депутатлары, җәмәгатьчеләр авыл хуҗалыгы формированиеләрендә техника парады белән танышты.

    Ике көн дәвам иткән объезд барышында эре коллективлар белән беррәттән, кече фермер хуҗалыкларының да язгы кыр эшләренә хәзерлеге бәяләнде. Техника, тагылма агрегатлар торышы, чәчү материалы сыйфаты, минераль ашлама тупланышы белән кызыксынган депутатлар "АгроМир" һәм Тукай исемендәге җәмгыятьләрнең тагын бер кат көчле матди-техник базага ия булуына инанды. Район башлыгы Рөстәм Нуриев "Таң" һәм "Уңыш" коллективларында күзәтелгән прогресстан канәгать калуын ассызыклады. Ә менә "Игенче" җәмгыятенә бил каешларын кыса төшәргә киңәш ителде - чәчү кампаниясенә керешергә санаулы көннәр генә калып килә.

    э

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: