Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы район авыл хуҗалыгы ничек яши

    Кирәк әйберең булса, ярминкәгә кил Якшәмбе иртәсендә, Дәүләт Думасына депутатлар сайлап чыгып, үз киләчәге өчен тавыш биргән Урыссу бистәсе халкын тагын бер күңелле вакыйга көтә. Бу көнне аларны авыл эшчәннәре көзге ярминкәгә чакыра. Терлекчелек һәм кырчылык тармагы продукциясеннән тыш, урыссулыларның тере кош-корт сатып алу мөмкинлеге дә булачак. Әгәр сез килеп...

    Кирәк әйберең булса, ярминкәгә кил
    Якшәмбе иртәсендә, Дәүләт Думасына депутатлар сайлап чыгып, үз киләчәге өчен тавыш биргән Урыссу бистәсе халкын тагын бер күңелле вакыйга көтә. Бу көнне аларны авыл эшчәннәре көзге ярминкәгә чакыра. Терлекчелек һәм кырчылык тармагы продукциясеннән тыш, урыссулыларның тере кош-корт сатып алу мөмкинлеге дә булачак. Әгәр сез килеп җиткәнче, икенче бер җитез сатып алучы тирес төягән соңгы автомашинаны да алып китәргә өлгерә икән, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе халыкка хаҗәт булган тауарга заявкалар кабул итәргә әзер, дип белдерде әлеге ведомство башлыгы Ришат Зарипов. Бу гамәл аша авыл хезмәтчәннәре көзге ярминкәләрнең киштәләрен тагын да баетуны күздә тота.
    Район кырларында - зәйтүн культурасы
    Аграрчылар үзләре дә кырчылык тармагы ассортиментын төрлеләндерү юнәлешендә эш алып бара. Быел тәүге тапкыр район кырларында уҗым рыжигы чәчелә. Әлеге техник культураны үстереп карау инициативасын фермер Альберт Вафауллин үз кулларына алган. Бүген әлләни тотрыклы булмаган базар шартларында аграрчылар, традицион технологияләр белән генә чикләнеп калмыйча, югары табышлы май бирүчән культуралар игүне дә көн кадагына чыгара. Гомумән алганда, быел район буенча 4800 гектарда көзге игеннәр чәчү бурычы тора һәм алар планда каралган мәйданның 85 процентында чәчелгән. Бүген инде шытымнар тишелеп чыккан кырлар да бар. Август аенда торган коры һава торышы үз нәтиҗәсен бирми калмады - шытымнар зәгыйфьрәк, дип борчылган игенчеләрнең күңелендә бу көннәрдә яуган яңгырлар өмет чаткылары уятмый калмас. Уҗымнарның тулысы белән чәчелеп бетмәвенә дә менә шул явым-төшемнәр сәбәп булып тора. Фаразлауларга караганда, октябрь ае җылы көннәре белән куандырырга вәгъдә итә. Димәк, көз яхшы булырга охшаган.
    Терлекчелеккә дә өмет зур
    Бүген район савымчылары, узган елга караганда, көн саен ике тоннага күбрәк сөт сава. Мондый күркәм күрсәткечкә ирешүдә "АгроМир", "Уңыш", Тукай исемендәге агроколлектив терлекчеләренең өлеше зур. Шул ук вакытта "Кәрәкәшле" җәмгыятендә савым азая төшкән. Бүген район терлекчеләре алдында, продукция җитештерүне киметмәү белән белән беррәттән, малларны җәйләүләрдән кайтарып, араннарда асрауга үз вакытында керешү бурычы да тора.
    Корал эшләр - ир мактаныр
    Бүген кырлардан соңгы культураларны, шул исәптән орлыкка дип үстерелгән көнбагышны җыеп аласы калды. Әлеге техник культураны җыйнап алу барышында югалтуларга юл куймау максатында "Уңыш", "Кәрәкәшле", "Таң" җәмгыятьләре авыл хуҗалыгы техникасын тагын да камилләштерү җаен тапты - алар Лифтер маркалы приставкалар куелган ургычлар белән уракка керешәчәк.
    Малы барның - җаны бар
    Агымдагы атнада районга шәхси ярдәмче хуҗалыкларында савым малы асраучы кешеләргә субсидия кайтып җитте. Республика Хөкүмәте ихатасында терлек асраучы авыл кешесенә ярдәм кулын беренче елын гына сузмый. Абзарында булган һәр баш савым сыеры өчен быел да ул өч мең сум, һәр ана кәҗә өчен бер мең сум субсидия алачак. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, бүген район буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 1574 баш сыер, 294 баш кәҗә асрала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: