Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районы алдынгыларын үз һөнәрләренә тугрылык бизи

    Мәүзир ил табынын баета Бәйрәкә авылында кайсы гына урып-җыю эшләре Мәүзир Латыйповтан башка уза микән?! "АгроМир" җәмгыятендә генә түгел, бөтен район механизаторлары арасында елның-елында беренче урында баручы Мәүзирне үзгәрмәс лидер дип кыю рәвештә әйтергә була. - Һәр ел үзгәлеге белән аерылып тора. Бер елны койма яңгырлар игенчелек эшенә аяк чалса,...

    Мәүзир ил табынын баета
    Бәйрәкә авылында кайсы гына урып-җыю эшләре Мәүзир Латыйповтан башка уза микән?!
    "АгроМир" җәмгыятендә генә түгел, бөтен район механизаторлары арасында елның-елында беренче урында баручы Мәүзирне үзгәрмәс лидер дип кыю рәвештә әйтергә була.
    - Һәр ел үзгәлеге белән аерылып тора. Бер елны койма яңгырлар игенчелек эшенә аяк чалса, кайбер елларны корылык икмәкләрне юк итә. Агымдагы ел да бик үзгә килде. Һәрхәлдә дә, август уртасында урак беткәне бик сирәк була. Һава торышы кызу торуга карамастан, уңыш чыгышын начар дип әйтмәс идем. Иң мөһиме, без аны вакытында җыеп алдык. Ындыр табагына кайтып ауганы гына чын байлык, - дип сөйләүче механизатор Нью-Холланд комбайнында унберенче сезонын эшли.
    Машина-трактор паркы белән янәшә урнашкан бодай басуында кыр корабы бераз көйсезләнеп алса да, Мәүзир аны бик тиз сафка куя. Хезмәттәшләреннән калышмаска тырышкан игенченең әлеге участоктан 21 бункерга кадәр ашлык озаткан көннәре була. Жәмгысы 1400 тонна яңа уңыш бөртеге җыйнап алган игенче соң чәчелгән культуралар өлгереп җиткәнен көткән арада, үзе төяп, бушата торган механизм белән җиһазландырылган трактор руле артына утырып, салам ташый.
    Сукаланган туфракта икмәк уңа
    Фермер Илдус Нәбиуллин хуҗалыгында эшләүче Флюс Гайсин белән уҗым арышы җыеп алынган Көрәш-Бүләк җирендә очраштык.
    Туфракны туңга сөрүдә мәшгуль механизаторга техника "җене" кагылганга быел 33 ел тулган. Агымдагы җәйдә хезмәт коллективы аңа район ярдәме белән сатып алынган өр-яңа К-744 корыч атын ышанып тапшырган. Урак белән җир эшкәртүне берьюлы алып барган агроколлетивта бүген ??? гектар җир сөрелгән.
    - Бу - трактор түгел. Бу - зверь! Бернинди эш тә, бернинди туфрак та чыдамый. Бик куәтле. Элекке К-700лардан җитештерүчәнлеге белән дә, комфортлылыгы белән дә нык аерыла. Шулай булгач, ник әле безгә җир җимертеп эшләмәскә! - дип билгеләп узган механизаторның канәгатьлеге йөзендә үк балкыды.
    Тормыш осталар кулында
    Тукай исемендәге җәмгыять хезмәтчәне Марсель Йосыповны бер яктан гына бәяләү гадел түгел. Ул - киң кырлы белгеч.
    Быел тугызынчы елын МагДон комбайнында эшләүче Марсель сезонны печән өсте белән башлап җибәрде. Хуҗалыкта игеннәрне урып-җыю да аңардан башка бармый.
    - Бодай кырларына гына кермәдем. Егетләр аны турыга алдырдылар. Калган бөртеклеләрнең барысын да егып алдык, - дип сөйләүче механизатор игеннәрне ???? гектарда теземнәргә салган.
    Уракны районда беренчеләрдән булып тәмамласа да, җәмгыятьтә эш бетте дигән сүз түгел бу. Бүген биредә терлек азыгы хәзерләү тулы куәтенә бара - механизаторлар кукуруздан силос сала.
    - Техниканы кышка саклауга куйгач, нинди эшкә алынасыз? - дип сорыйм бүген кукуруз кырында мәшгуль Марсельдан.
    - Мин бит әле токарь да. Минем өчен тиздән авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау сезоны башлана, - дип белдерде һөнәрман.
    Уңышлылар үз-үзләрен иминиятли
    Уҗым культураларының кайбер кишәрлекләреннән 46 центнерга кадәр уңыш җыеп алган "Уңыш" җәмгыяте көзге чәчүгә беренчеләрдән булып чыкты. Алабакүл авылыннан читтәрәк урнашкан басуда эшләүче КамАЗ - Т215 тракторына карап, юл алдым.
    - Арышны соңгы гектарларда чәчәбез. Бодай чәчүгә сентябрьнең беренче көннәрендә керешәчәкбез. Аңа кадәр яңгырлар да явып узса, гел яхшы булыр иде, - дип бер-ике кәлимә генә сүз алышкан механизатор Фәнил Мәҗитов, үзенең прицепчылары Зөлфәт Ильин һәм Вагыйзь Латыйпов белән эшен дәвам итте. Чәчүчеләр звеносын бөртек белән Фәрит Мәрданов тәэмин итә.
    Быел "Уңыш" җәмгыятендә көзге культуралар 470 гектар биләр дип фаразлана. Агроколлектив җитәкчесе Аяз Шафигуллин сүзләренә караганда, шуның 260 гектарында уҗым бодае, калган мәйданда арыш урнашачак.
    Тәртип булган җирдә, табыш була
    Фермер Рамил Гәрәев белән люцернаны орлыкка суктыру мәшәкате белән йөргәндә күрештек.
    - Сарут белән костерны орлыкка суктыруда тәҗрибә бар, ә менә люцернаны орлыкка алып караган юк иде әле, - дип үз эшчәнлеге белән таныштыра башлаган фермер белән хуҗалыкка узабыз.
    Моннан унбер ел элек 80 гектарлы участокта бер-ике данә техника белән фермерлык эшен башлап җибәргән Рамил Гәрәев, бүген 820 гектарда игенчелек белән шөгыльләнә. Башлангыч елларда арендага алынган комбайннар белән урагын ерып чыккан фермер бүген инде хезмәттәшәренә ярдәмгә үзе килә: машина-трактор паркын шактый ныгыта төшкән Рамил республика программаларында катнашу мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмый. Ел коры килүгә карамастан, быел ул бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 20 центнер ашлык суктырып алган. Моның сәбәбен ул туфракны сыйфат белән сөрүдә күрә. Тулаем җыелган икмәкнең бер өлешен генә Ютазы элеваторына тапшырган фермерның сату базары тәртиптә: ашлык, печән һәм саламны даими сатып алучылары бар.
    Рамил Гәрәев, ай саен 100 мең сум кредит түләүгә карамастан, үз базасын ныгытуны дәвам итә. Быел Димтамак авылы уртасында урнашкан ындыр табагын сатып алса, якын киләчәккә ул тагын бер көпчәкле трактор юнәтү планын кора. Фермер шәхси ярдәмче хуҗалыгында мал-туарны ишле асрый. Эш белән тәэмин иткән биш эшчесен дә ул хезмәт кодексы таләпләре нигезендә рәсмиләштереп, кабул иткән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: