Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районы хуҗалыкларында маллар торакларга кайта башлады

    Бүген район агросәнәгать тармагы җитәкчеләре, терлекчелек тармагы белгечләре "Кәрәкәшле" һәм "Нәбиуллин" агроформированиеләрендә терлекләрне кышкы шартларда асрый башлауга хәзерлек торышы белән танышты.

    Семинар-киңшәмәдә катнашучылар "Кәрәкәшле" җәмгыяте базасында бозауларны тәрбияләү тәртибе, аларга дип махсус тупланган печән сыйфаты белән танышса, фермер Илдус Нәбиуллин хуҗалыгында алар республика программасы кысаларында үзгәртеп корылган сыерлар абзары, хезмәт коллективы үз көче белән ремонтлаган терлекчелек бинасында булды һәм хуҗалыкларның кышлауга хәзерлеге уңай бәя алды. Сүз уңаеннан, иртәгә Нәбиуллин сүзләренә караганда, терлекләр җәйләүдән кайтарылачак.
    Фоторепортаж

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: