Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районы үсешендә президент программасы зур роль уйный

    Татарстанда уңышлы эшләп килүче авыл хуҗалыгы тармагын үстерү буенча президент программасы Ютазы районы үсешендә дә зур роль уйный.

    Бүгенге базар шартларында хезмәтне зур куәтле, камилләшкән техника белән оештырган очракта гына җитештерүчәнлекне тотрыклы һәм табышлы итү мөмкин. Һәм авыл эшчәннәре шуңа омтыла да. Соңгы елларда район агросәнәгать комплексы машина-трактор паркларын яңартуга ныклы игътибар бирә. Агымдагы елның беренче ярты еллыгында гына да агроформированиеләр республиканың "60х40" программасы нигезендә бер сиптергеч, ике берәмлек трактор һәм 7 миллион сумга комбайн юнәтергә өлгерде, дип билгеләп узды район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Зарипов. Өр-яңа кыр корабы бүген "Кәрәкәшле" җәмгыяте басуларында эшли.

    Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә юнәлеш алган президент программасы хуҗалык итүнең кече формаларына булышуга, аларның эшчәнлеген һәрьяклап хуплауга йөз тота. Әйтик, агымдагы елда кече ферма - абзар төзүгә алынган алты ютазылының һәрберсенә республика бюджетыннан 200 мең сум акча кайтачак. 2010 елда корылык шаукымы астында ихаталарындагы мал санын киметүгә юл куймау максатында крестьянга һәр баш сыеры өчен бирелә башлаган компенсация күләме быел өч мең тәшкил итә. Республика җитәкчелеге шәхси ярдәмче хуҗалыгында сыер малын сигез башка кадәр җиткерү йөзендә сатып алган һәр ана мал өчен тотылган сумманың 15 меңен республика бюджетыннан компенсацияләүне күздә тота.

    - Ихатабызды өч баш сыер асрыйбыз. Былтыр бирелгән ярдәм хисабына фураж сатып алдык, быел биреләчәк акчаны да терлек азыгына сарыф итәчәкбез. Республикадан мондый ярдәм алу, әлбәттә, күңелле, - дип безнең белән элемтәгә чыкты Иске Каразирек авылыннан Әлфия Рәкыйпова.

    Иске Каразирек - районда хуҗалык итүнең кече формалары зур үсеш алган җирлекләрнең берсе. Аның башыгы Рамил Вәлиев сүзләренә караганда, быел республика бюджетыннан 299 баш сыер һәм 11 баш кәҗә хуҗалары субсидия алачак. Татарстанда уңышлы эшләүче тагын бер президент программасы - модульле участок ветеринария пункты төзү программасы чираттагы ноктасы итеп юкка гына Иске Каразирек авылын сайламады. Тиздән авыл халкының үз ветеринария пункты булачак. Сүз уңаеннан, президент программасы буенча төзелгән бу өченче объект булачак. Беренчесе аның былтыр Бәйрәкә авылында ачылган булса, икенчесе быел район үзәгендә калкып чыкты.

    Иске Урыссу авылында яшәп, яшелчә үстерүче Фәрит Гариповның, сарык асраучы Илдар Насыйбуллинның, Подгорный бистәсеннән тавык фермасы хуҗасы Линиза Ильясованың, Әбсәләм авылыннан Ленар Шакировның шатлыклы көннәре. Алар Татарстан Республикасында хуҗалык итүнең кече формаларын тергезүгә нигезләнгән президент программалары нигезендә грант оттылар. Җиңүчеләргә 800 мең сумнан алып 3 900 мең сумга кадәр акча алу мөмкинлеге тудырган программа кысаларында Гариповлар гаиләсе теплица хуҗалыкларын 1,5 гектарга кадәр җәелдерүне, Насыйбуллиннар сарыклары санын 300 башка, Ильясовлар исә фермаларындагы тавык күләмен 23 меңгә җиткерүне максат итеп кайган. Сүз уңаеннан, Татарстанда гаилә терлекчелек фермалары тагын 33кә артачак, өстәмә 848 баш мөгезле эре терлек, 300 баш сарык, 80 баш ат, 126 мең данә кош-корт сатып алыначак. Бу үз чиратында 123 даими эш урыны булдыру мөмкинлеге тудырачак. Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов кадрларны кыскартмауны, киресенчә өстәмә эш урыннары оештыруны беренче һәм принципаль сорау итеп юкка гына куймый. Һәр тармак эшчәнлеген шәхси контролендә тотарга яратучы Рөстәм Миңнеханов, соңгы ике атнада республика кыр-басуларын карап узганда да, урак сыйфатын гына күзәтеп калмады. Лидер эш кешесенә тудырылган шартлар һәм уңайлыклардан да канәгать калган. Фотода Шәхси ярдәмче хуҗалыкларында сигез сыер асраучы Иске Каразирек авылыннан Рәмзия һәм Рәис Нуруллиннар Хөкүмәт ярдәменнән бик канәгать

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: