Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районында чәчүлекләр кабул ителде

    Тирән йокысыннан уянып, җирдән көч алып, өскә - кояшка таба талпынырга, үзеннән күп тапкырга авыррак балчык кисәген күтәреп, шытып чыгарга орлыкка быел, ай-һай, җиңел бирелмәде.

    Туфрак тигез булып өлгермәде. Сазлыкка тиң урыннар булуы, техниканың тулы кыйммәтле итеп эшли алмавы - болар барысы да агрочаралар сыйфатында да, темпында да бераз чагылыш тапмый калмады.

    - Узган елда бу мәйданда кукуруз үстердек. Аны бик соң гына орлыкка суктыра алдык. Язын монда хикмәт иде - көздән калган сабак һәм чәкәннәр, чамадан тыш артык дымлылык... Әнә, күрәсезме, кыр уртасында утраулар калды - югеш булу сәбәпле, техника керә алмады. Тирес чыгарган мәйданнарны бүгенгәчә эшкәртеп булмый. Бу рәвешле өзек-өзек итеп чәчү уздырганны хәтерләмим, - дип борчыла "АгроМир" җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев.

    Бәйрәкәлеләргә туфракны нормага җиткерер өчен кырларны бер генә кат эшкәртергә туры килми. Бертуган Касыймовлар иярләгән Джон-Дир тракторы, әйтик, тәүлек әйләнәсенә эшли. Илшат төн озынына туфрак эшкәртсә, Рамил көн озынына чәчү уздырды, ди җитәкче. Чәчүлекләрне кабул итүче комиссия тикшерү белән кергән бодай басуында туфрак бераз кантарлы һәм каты булуга карамастан, тип-тигез булып сызылып киткән бодай шытымнары чәчү тирәнлеге һәм куелыгы таләпләренең саклануы турында сөйләде. Бодай куаклану фазасына да кергән булып чыкты. Җәмгыятьнең офыкка барып тоташкан Баланлы басуында урнашкан арпа шытымнарына да сүз әйтерлек түгел. Чәчү тирәнлеген тикшерү максатында белгечләрнең тимер көрәк ярдәмендә көч-хәл белән үсемлекне туфрактан казып алуын тыныч кына карап тору мөмкин булмады. Кечкенә бөртектә нинди зур яшәү көче! Дымлы килеш эшкәртеп чәчү нәтиҗәсендә артык катып киткән җирне ермачлап, тормышны дәвам итү өчен никадәр тырышлык һәм үҗәтлек кирәк. Аларга ярдәмгә яңгыр да килсә икән... Төп-төз шәмнәрне хәтерләтүче рәтләрдә борынлап чыккан кукуруз үсентеләре дә бер метр арада сигез данә иде - бу норма. Быел бәйрәкәлеләр "кырлар патшасын" 360 гектарда чәчә, рапс та шактый мәйданнар били. Бүген механизаторлар үсемлекләр арасын тырмалау, аларга өстәмә сый бирү, химик утау белән мәшгуль.

    Менә шундый тәртиптә чәчүлекләрне кабул итү районның башка агроколлективларында да узды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: