Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районында урак финиш сызыгына якынлаша

    Районда беренчеләрдән булып урып-җыю эшләрен тәмамлаган "Уңыш" җәмгыяте механизаторлары шушы көннәрдә көзге чәчүгә керешү алдында тора.

    Бөртекле культураларны җыйнауны Тукай исемендәге җәмгыять, кече фермер хуҗалыклары арасында Рамил Гәрәев, Радик Гайнетдинов, Фазыйл Әхмәтшин тәмамлады. "АгроМир", "Нәбиуллин", "Кәрәкәшле" агроколлективларында икмәкләрне җыйнап алу финиш сызыгына якынлашып килә, дип белдерде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Зарипов, "Уңыш" җәмгыяте базасында кичә узган оператив киңәшмәдә. Ул шулай ук алдынгы механизаторларны да атады. Алар - "АгроМир" җәмгыятеннән Мәүзир Латыйпов, Ришат Фәррахов, "Кәрәкәшле"дән Нәфис Миңнегалимов, "Уңыш"тан Илдар Галиев, Тукай исемендәге җәмгыятьтән Расыйх Хәйдәров һәм башкалар.
    Уракның мондый яхшы темпларда баруы көзге җир эшкәртүгә менә дигән шартлар тудыра. Август аенда сөрелгән җир сыйфатын башка чорда эшкәртелгән бернинди туфрак торышы белән дә чагыштырып булмый, дип ассызыклады районның баш инженеры Азат Мәхмүтов. Быел район механизаторлары алдында 28 мең гектардан артык мәйданда зәп күтәртү бурычы тора. Шуның 25 проценттан да ким булмаган өлешен классик ысул, ягъни тирән итеп сөрү белән беррәттән, буразна төбен сөрү дә максат итеп куелды. Себер терәкләре белән җиһазландырылган сабан белән туфракны эшкәртү - бу сорауны чишүдә иң кулай ысул, дип ассызыклаган белгеч, моның шулай булуын практикада да дәлилләп күрсәтте. Һәм агроколлективлар алдына һичюгы бер агрегатны менә шундый себер терәкләре белән җиһазландыру максат итеп куелды. Аның агротехник һәм техник яктан өстенлекле шунда ки, ул туфракны эре кисәкләр калдырмыйча йомшартып, 26 сантиметрга кадәр тирәнлектә эшкәртә, моннан тыш, туфракны калаклы сабан белән эшкәртүгә караганда, ягулык чыгымнары ике тапкырга кадәр кимрәк сарыф ителә.
    Республиканың һава торышын фаразлаучылар биргән мәгълүматларга караганда, августның соңгы атнасында яңгырлар көтелә. Язын сазга чәч, көзен көлгә чәч - әлеге әйтем халык теленә юкка гына килеп кермәгән. Ничек кенә күңелне икеле уйлар бимазалап тормасын, уҗымнарны чәчмичә ярамый. Алар, язгы дымга караганда, көзге яңгырлар хисабына күбрәк формалаша, дип ассызыклады районның экология һәм җирдән файдалану буенча даими комиссиясе рәисе Сәгадәтулла Төхбәтуллин. Бүген район буенча көзге чәчүгә 4 мең гектарга якын мәйдан әзерләнгән, бу эш белән беррәттән орлык материалын агулап чәчү буенча да чаралар күрү алшарт. Хуҗалыклар бүген минераль ашлама ташу белән дә мәшгуль.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: