Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районының авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре семинар- киңәшмәдә очрашты

    Бүген Ютазы авылында Вафауллин Ансель күмәк-фермерлык хуҗалыгы базасында районның авыл хуҗалыгы формированиеләре, зооветбелгечләре, малларны үрчетү буенча белгечләр, ферма җитәкчеләре һәм районның массакүләм мәгълүмат чаралары катнашында терлекләрне кышкы абзарда тоту чоры һәм эшне оештыру буенча семинар-киңәшмә узды.

    Семинарның беренче өлешендә белгечләр 3 айдан зуррак булган бозауларны тәрбияләү, сыерларны саву методикасы, хуҗалыкларда малларның туклану азыгы белән таныштылар. Киңәшмәдә шулай ук Бөгелмә шәһәреннән килгән "Элита" Плем оешмасы белгечләре чыгыш ясады.
    - Алма-Ата хуҗалыгына бәя биргәндә без үсемлекчелек буенча
    әллини зур үзгәрешләр булмавын күзәтсәк, терлекчелек буенча алга китеш бар икәнен үзегез күрәсез. Без моның турында хыяллана гына ала идек, ә хәзер бу үзебездә бар. Мин моңа бик тә шат. Бу җиңел генә килгән әйбер түел, моңа күп тырышлык куярга туры килде, - дип үзенең кичерешләре белән уртаклашты район башлыгы Рөстәм Нуриев.
    Киңәшмәдә катнашучыларга шулай ук әлеге хуҗалыкта бөртекле фураж әзерләү цехын да күрсәттеләр. Семинарның икенче өлеше авыл мәдәният йортында дәвам итте. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Зарипов терлекчелек буенча узып баручы елның 10 аена нәтиҗәләр ясаса, терлекчелек буенча консультант Алмаз Даутов мөгезле эре терлекнең кышка абзарларда асрау һәм аларны ашату рационы белән таныштырды. Районның ветеринария берләшмәсе начальнигы Ильфирт Хәйретдинов яшь терлекне тәрбияләү һәм үстерү, биохимик кан анализы һәм хуҗалыкларда терлекләрне ашатуга анализ ясады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: