Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районының гаилә фермалары грант ота ала

    Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермалары арасында грант отуга бәйге игълан итте.

    Татарстанда 2015-2017 елларда крестьян фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү программасы кысаларында 19 апрельдә башланган бәйге агымдагы елның 10 маена кадәр дәвам итәчәк. Грантлар 50 баштан да ким булмаган сыер башына исәпләнгән сөт фермасы; 100 баштан аз булмаган мөгезле эре терлекне симертү фермасы; 200 баштан ким булмаган дуңгыз, шул исәптән 10 баштан аз булмаган ана дуңгыз фермасы; 300 баштан ким булмаган бәрән, шул исәптән 100 баштан аз түгел сарык үрчетү фермасы; 100 баштан ким булмаган савым кәҗәсе фермасы; 4000 баштан аз булмаган бройлер, 4000 баштан ким булмаган йомырка тавыгы, 2000 баштан аз булмаган каз яисә 2500 баштан ким булмаган үрдәк өчен кош-корт фермасы; 20 мең баштан аз булмаган ана бүдәнә фермасы; 2000 баштан ким булмаган күркә фермасы; 200 баштан аз булмаган ат, шул исәптән 50 баштан ким булмаган бия фермасы; елга 20 тоннадан аз булмаган тауарлыклы балык үстерү яисә җитештерү фермасы проектлаштыруга бүлеп биреләчәк. Отылган грантларны төзелешне пректлау документациясен эшләүгә, гаилә терлекчелек фермаларын, терлекчелек продукциясен эшкәртү буенча производство объектларын төзү, үзгәртеп кору яисә камилләштерүгә, аларны җиһаз һәм техника белән комплектлаштыруга һәм монтажлауга, терлек сатып алуга сарыф итү алшарт.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: