Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы терлекчеләре Азнакай районында үткән зона семинар-киңәшмәдә катнаштылар

    Ютазы районы терлекчеләре узган тугыз ай эчендә ирешкән күрсәткечләре буенча Азнакай районында үткән зона семинар-киңәшмәдә алтын урталыкта торды.

    Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш тоткан төп докладта безнең район мал башын арттыру юнәлешендә макталып телгә алынса, ә менә һәр йөз баш сыердан үрчем алудан берникадәр җитешсезлек күзәтелүе ассызыкланды. "Азнакай" агрофирмасының Тымытык бүлекчәсенә җыелган Әлмәт, Лениногорск, Чирмешән, Бөгелмә, Баулы, Ютазы районы тармак белгечләре агымдагы кышлату чоры бурычлары, асылда сөт җитештерү күләмен арттыру турында сүз алып бардылар. Соңыннан алар агрофирманың Тымытык бүлекчәсе сөтчелек-товарлыклы фермасында эш куелышы белән таныштылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: