Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазылылар чәчү кампаниясен иҗади якын килеп башкарырга булдылар

    Көн озынлыгы 17 сәгатьне сукканчы иртә культураларны чәчеп бетерү мәслихәт, дип борынгы бабайлар юкка гына әйтеп калдырмаган.

    Быел ул 28 майга туры килә. Бу көннән соң аларны чәчүдә бер мәгънә дә юк, чөнки алар барыбер өлгерми, дип басым ясады районның экология һәм җирдән файдалану буенча даими комиссия рәисе Сәгадәтулла Төхбәтуллин. Инде май уртасы җитүен һәм чәчү эшләренең нибары 40 процентка гына үтәлешен исәпкә алганда, механизаторларның бил каешларын тагын да кыса төшми чаралары калмаячак - чәршәмбе иртәсендә "Уңыш" җәмгыяте базасында узган оператив киңәшмәдә район башлыгы Рөстәм Нуриев агросәнәгать комплексы җитәкчеләре каршына язгы кыр эшләрен тагын да тизләтү бурычын куйды. Табигатьнең начар һава торышы юк, дип әйтергә яратсак та, соңгы көннәрдә явып узган яңгырлар сизелерлек тоткарлык тудырды. Корылык белән башланган язын, дымны югалтмау максатында, культиватор, чәчү, каток агрегатлары бер-берсенең эзенә басып эшләсә, быел агрочараларның технологиясе гел башка - аерым урыннарда туфракны культивацияләгәннән соң берникадәр вакыт узгач кына кырга чәчкечләр керә ала. Хәтта чәчү тирәнлеге дә үзгә булырга мөмкин. Әйтик, бодайны, гадәттәгечә, алты сантиметр тирәнлектә түгел, өч сантиметр тирәнлектә чәчү кулай. Иң мөһиме, мәйданнарны үз вакытында катоклау. Мондый шартларда чәчү кампаниясендә шаблон булырга тиеш түгел, аны иҗади якын килеп башкару алшарт диелде киңәшмәдә.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов җитәкчеләрнең игътибарын терлекчелек тармагына җәлеп итте. Шактый хуҗалыкларда маллар көтүлекләргә чыкты, әмма савым әлләни артмый. Бүген, яшел үләнгә генә ышанып тормыйча, терлекләрне өстәмә азык белән тәэмин итү мөһим. Сыерларны караңгы төшкәнче көтү дә вәзгыятьне уңай якка үзгәртүнең бер шарты. Сүз яшел конвейер турында да барды. Кышын ук төзелгән схемага ярашлы, җәен урып ашату өчен рапс һәм суданка чәчүне озакка сузмый башларга кирәк. Бу юнәлештә "Вафауллин" хуҗалыгы башкарган хезмәт үрнәк итеп куелды. Кукуруз чәчүне дә "озак тартмаларның" берсенә салырга ярамый. Хәер, арада "кырлар патшасын" чәчүгә керешкән коллективлар бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: