Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазылылар кыр эшләренә керештеләр

    Район басулары трактор гөрелтеләренә күмелде.

    "Таң", "АгроМир", "Уңыш", "Кәрәкәшле", "Игенче" җәмгыятьләре, "Тимербаев", "Гайнетдинов", "Вәлиев", "Гәрәев" фермер хуҗалыклары язгы кыр эшләрен уҗым культуралары һәм күпьеллык үләннәрне тукландырудан, аларны тырмалаудан, дым каплатудан башладылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе биргән соңгы мәгълүматларга караганда, 1900 гектарда күпьеллыклар, 800 гектарда уҗымнарга өстәмә сый бирелгән, 1300 гектарда үлән тырмаланган, 800 гектар мәйданда дым каплатылган. Барлыгы 1200 тонна орлык агуланган - чәчү материалын инкрустацияләүгә бөтен хуҗалыклар да керешкән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: