Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Зур эшләргә хәстәрлек

    Бүгенге көндә районда язгы кыр эшләренә хәзерлек тулы көченә бара.

    Кырчылык
    Авыл хуҗалыгы формированиеләренә чәчү кампаниясен оештыруда һәм сыйфат белән үткәрүдә ярдәм итү максатында районда штаб оештырылды. Һәрбер авыл хуҗалыгы предприятиесенә җаваплы кешеләр, район советы депутатлары беркетелде. Штабның беренче киңәшмәсе бу атнада район башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкчелегендә узды.
    Районда 38 мең гектар сөрүлек бар, дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Атлас Гайнетдинов. Шуларның биш мең гектарга якыны чиста парга калдырылачак. Чәчүлекләр 33 800 гектар билиячәк, шуның 20 600 гектарында бөртеклеләр булачак, 17 412 гектарда сабан культуралары, шул исәптән 9000 гектарда бодай, 3270 гектарда уҗымнар чәчү күздә тотыла. Азык культуралары өчен дә аз мәйдан бирелми, бер еллык үлән һәм кукуруз 1700 гектар билиячәк. Атлас Фәрит улы 3000 гектардагы уҗым культураларын, 6000 гектардагы күпьеллык үләннәрне ашлау һәм тырмалауны беренче чираттагы бурыч дип билгеләде.
    Авыл хуҗалыгы формированиеләренең бүгенге төп эше - чәчү материалын агулау. Агулы химикатлар белән эш иткәндә кешеләр иминлеген онытырга ярамый. Икенче, шулай ук мөһим эшләрнең берсе - ул трактор һәм машиналарны агрегатлаштыру, аларга механизаторлар беркетү, эшчеләрне сыйфатлы кайнар аш белән тәэмин итү.
    Атлас Фәрит улы сүзләре буенча, һава торышына караганда, чәчү 25-26 апрельдә башланыр дип фаразлана. Әгәр көннәр тагын да утырып китсә, кампанияне иртәрәк тә башлау ихтималы бар. Ничек кенә булмасын, көтелгән иртә яз килмәде, һава торышы, узган елга караганда, чәчү кампаниясен ике атнага диярлек тоткарлады. Әмма бу язгы кыр эшләрен сузарга ярый дигән сүз түгел, аларны оператив рәвештә тәмамлау максат ителә, дип ассызыклады ул.
    Терлекчелек
    Малларны араннарда асрау чоры ахырына якынлашты. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең маркетинг бүлеге консультанты Марсель Зарипов хәбәр итүенчә, кышлау уңышлы үтте, чөнки бөтен хуҗалыклар диярлек әлеге җаваплы чорга зур күләмдәге азык запасы белән керешкән иде. Бүгенге көндә һәр шартлы терлеккә калган азык күләме 18,4 берәмлек тәшкил итә. Артым алу элекке дәрәҗәдә калса да, ел башыннан үлем-китем кимүен уңайлы нәтиҗә, дип ассызыклады Зарипов.
    Терлек санын арттыру - яхшы күрсәткеч. Савым да кимемәгән. Әйтик, ел башыннан тулаем савылган сөт, узган елга караганга, 109 процент тәшкил итә. Һәр сыердан иң күп сөтне "АгроМир" ҖЧҖда савалар. Әмма, узган елны берничә хуҗалыкта аз булмаган чыгымнар хисабына фермалар үзгәртеп корылды. Әлегә яңа технологияләр сизелерлек табыш китерми, өметләрне акламый, дип билгеләп үтте консультант. Гәрчә моңа бөтен шартлар тудырылса да. Объектив булган сәбәпләрнең берсе - үрчем китерү срокларының күчүе, икенче сәбәп - сыерлар мастит белән авырый.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: