Без коллективның иген кырларына килгән көнне районның иң яхшы механизаторларының берсе Ришат Әхмәтҗанов 40 гектарга чәчелгән арышны уру белән мәшгуль иде.
Югары тизлектә эшләүче һәм киң алымлы Е-S1 ургычы арыш җыйнауны җитез һәм тиз башкара.
- Кичә, 16 сәгатьтә теземнәргә сала башладым, - ди Әхмәтҗанов, - бүген кичкә әлеге басуда эшне тәмамларга уйлыйм.
Чынлап та, чапкыч кыска сроклар эчендә зур мәйданда эш башкарырга мөмкинлек бирә. Иң мөһиме - яңгырлар башланганчы суктырып өлгерергә кирәк, - ди хуҗалык җитәкчесе Альберт Зарипов.