Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Иң мөһиме - уҗымнарны тукландыру һәм кырларда дым каплату

Ютазы авыл хуҗалыгы эшчәннәре чәчү алдыннан әһәмиятле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

 

«Таң» җәмгыяте җирләрендә район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов җитәкчелегендә күчмә киңәшмә узды.

Авыл хуҗалыгы эшчәннәренең зур сөйләшүендә районның авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, Ютазы районы буенча дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы Марат Бәдриев, «Россельхозцентр» идарәсе баш агрономы Гөлнара Җиһаншина, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Азат Мәхмүтов һәм башкалар катнашты.

Көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышканда, басуларда дым каплату һәм уҗымнарны тукландыру зарурлыгына төп игътибар бирелде. Кыш чыккан уҗымнарның торышын тикшерү аларның бераз көчсезләнүен күрсәткән. Көз коры килгәнлектән, эрегән кар туфракка җитәрлек дым бирә алмаган, уҗымнар ныгып китсен өчен кирәк булган матдәләр туфракның түбән катламнарына киткән. Шуңа күрә, район башлыгы билгеләп үткәнчә, уҗымнарны кичекмәстән минераль ашламалар белән тукландыру зарур.

-Уҗымнарга азотлы ашлама кертү мөһимлеге күренеп тора. Иртә язда дөрес итеп тукландыру – барлык хуҗалыкларның да төп бурычы булып. Әлеге агрочараларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен туфракка ашламаны чәчкечләр белән кертү кирәк. Уңыш алырга телибез икән, бу эшне, шулай ук дым каплатуны санаулы көннәрдә башкарып чыгарга кирәк, - дип ассызыклады Аяз Шәфыйгуллин. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов саннарга тукталды. Аерым алганда, ул эре авыл хуҗалыгы коллективларының сабан культураларын тырмалау эшенә керешүен билгеләп үтте. Моннан тыш, бүгенге көндә эшчәннәр күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалау белән мәшгуль. Киңәшмә барышында шулай ук орлыкларны инкрустацияләү турында да сүз барды: орлык материалы агуланган гына түгел, ә солыча һәм эт эчәгесе орлыкларыннан яхшы чистартылган булырга тиеш. Киңәшмәдә әйтелгәнчә, язгы кыр эшләре вакытында терлекчелек турында да онытмаска кирәк. Район башлыгы савым кимүгә юл куйган коллективларны тәнкыйтьләде һәм терлекчеләрне, җитешсезлекләрне бетерү өчен, барлык көчне куярга чакырды.

Яз көне корыгын үлән яндыру һәм янгын куркынычсызлыгы бүгенге көндә  шулай ук төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Марат Бәдриев җыелучыларның игътибарын әлеге мәсьәләне хәл итүгә җитди карарга кирәклегенә юнәлтте. Аерым алганда, ул узган елгы коры үләнне яндыру – куркынычсыз гамәл түгел, дип ассызыклады. Еш кына бу гамәл контрольдә тотылмый һәм аяныч нәтиҗәләргә китерә.

- Чүпне яндыру мәйданы өч квадрат метрдан артмаска тиеш. Бүген космик мониторинг алып барыла, ягъни һәр ут төртү, янгын очрагы күзәтелә. Нәтиҗәдә, җир кишәрлеге милекчесенең координатлары билгеләнә һәм тиешле административ чаралар күрелә. Йорт яны территорияләрендә чүп-чар яндыру тиешле шартларны үтәгәндә генә рөхсәт ителә.  Ягъни чүп яндыру өчен җирне казып тирәнәйтергә яки чүп-чарны мичкәдә яндырырга кирәк. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә корыган үләнне яки саламны яндыру авыл хуҗалыгы коллективы җитәкчесе тарафыннан, җаваплы затны күрсәтеп, тиешле боерык чыгарган һәм янгын хезмәтенә алдан хәбәр иткән очракта гына мөмкин. Шул ук вакытта яндыру урыны периметр буенча сукаланырга тиеш. Закон бозган өчен штраф санкцияләре җитди. Моннан тыш, 26 апрельдән 16 майга кадәр махсус янгынга каршы режим кертелә. Бу чорда ут кабызу һәм ут төртү катгый тыела. Димәк, хокук бозучыларга карата кулланылучы административ чаралар да берничә тапкырга арта, - дип билгеләп үтте Бәдриев.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев