Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына

Укучыларга Советлар Союзы Герое турында

Район мәктәпләре укучылары белән «Батырлык дәресе» кысаларында тематик чаралар үткәрү дәвам итә.

Мәсәлән, районның көмеш волонтерлар җитәкчесе Зоя Глушкова һәм архив бүлеге җитәкчесе Лилия Гәрәева Урыссуның 2нче һәм 3нче мәктәпләрендә булды. Алар балаларны Ютазы җиренең данлыклы улы, Бөек Ватан сугышы яугире, Советлар Союзы Герое, Бәйрәкә-Тамакта туып үскән  Фатыйх Зариф улы Шәриповның тормыш һәм хезмәт юлы тарихы белән таныштырды. Исегезгә төшерәбез, Фатыйх Шәрипов 1921 елның 20 гыйнварында туган һәм 1995 елның 29 июнендә Санкт-Петербургта вафат булган. Очучы булырга хыялланган, әмма 1940 елда Казан танк училищесына укырга кергән, 1942 елда аны уңышлы тәмамлаган.

- 1942 елның июлендә Воронеж фронты 40нчы армиясенең 10нчы танк корпусы 183нче танк бригадасының танк ротасы командиры, өлкән лейтенант Шәрипов беренче тапкыр сугышка кергән, -  дип билгеләде балалар белән очрашу вакытында Глушкова. – Совет Армиясе һәм тоташ илебез өчен бик авыр вакытлар була бу. Барлык фронтларда хәлләр бик катлаулы була. Хәрби һөҗүмнәрнең берсе вакытында Фатыйх ут чәчүче ике немец танкы белән йөзгә-йөз очраша. Аларны күреп, лейтенант үзенең хәрби машинасын фашистларга каршы бора һәм беренче снаряд белән үк танкларның берсен сафтан чыгара. Дошманның икенче танкы борылып кача. Шәрипов аның артыннан китә һәм дошман позицияләренә якын килә. Тирә-якта дистәләгән снаряд ята, шуларның берсе, броняны тишеп, машинаны шартлата. Бер экипаждан Шәрипов белән комиссар Лобков кына исән кала. Немец  окопларына кадәр унбиш метрлап кына ара кала.  Танкчыларны утка тотып, фашистлар аларга әсирлеккә төшәргә тәкъдим итә.  Моңа җавап итеп, Шәрипов белән Лобков автоматлардан ут ача. Тиздән патроннары бетә, комиссар да тынып кала. Шәрипов үтерелгән немецларга таба шуыша, аларның коралын салдырып ала һәм атуын дәвам итә. Аңа ярдәмгә өч танк килеп җитешә, тик ул яраланган һәм аңын җуйган була.

Аннары Шәрипов Курск дугасында, Прохоровка янындагы сугышларда алыша. Днепрны кичкәндә дә тиңсез батырлык күрсәтә. 1943 елның 23 сентябренә каршы төндә  Фатыйх Шәрипов көчле артиллерия һәм миномет уты астында ротасы белән Днепрны кичә. Дошман танклар белән ныгытылган пехотаны контрһөҗүмгә ташлый. Безнекеләрнең кораллары икенче ярда кала. Безнең танкчылар өч тәүлек дәвамында алынган рубежны саклый. Өч көн дәвамында немецлар, алынган югарылыктан аларны куып чыгару максатында, сигез һөҗүм оештыра. Әмма нәтиҗәсез. Хәрби бурычын фидакарь үтәгәне, батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен СССР Югары Советы Президиумы Указы (1944 ел, 10 гыйнвар) белән Фатыйх Шәрипов Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, аңа Ленин ордены һәм “Алтын Йолдыз” медале тапшырыла.

“Батырлык дәресе” барышында балалар янә бер тапкыр мәңгелек хакыйкатьне исләренә төшерде – беркем дә герой булып тумый, әмма һәркем кеше булып кала ала. Исәпкә алсак, мәктәптә һәм башка уку йортларында белемгә омтылу – бу инде үзе үк ялкаулык, эшләргә яратмауны җиңү дигән сүз. Асылда, бу үзе үк яхшы гамәл. Яхшы гамәлләр кылырга сәләтле кеше исә күп нәрсәгә ирешә ала. Бәлки, батырлык кылырга да. Сыйныфтан тыш чара вакытында шушы фикер кызыл җеп булып узды. “Илебез батыр булырга боера икән, бездә теләсә кем батыр булачак!” Узган еллардан килгән бу юллар бүген дә көнүзәк. Педагог-ветеран Зоя Глушкова укучыларга нәкъ шул фикерне җиткерергә тырышты. Аның Герой исеменә лаек булган якташыбыз турындагы хикәясе балаларда зур кызыксыну уятты. Фатыйх Шәриповның тормышы һәм каһарманлыгы турындагы архив материаллары һәм слайдлар белән үрелеп барган чыгыш вакытның күз ачып йомган ара гына булуын, “кеше үлсә, эше калуын” янә бер тапкыр хәтергә төшерде.

Шушы көннәрдә Зоя Глушкова һәм Лилия Гәрәева “Батырлык дәресе” белән  Урыссу гимназиясендә һәм башлангыч мәктәптә булачак.

Роза Искандер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев