Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • “Аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре...”

    Күптән түгел Түбән Кама шәһәрендә туйда булырга туры килде. Гаҗәеп матур пар өйләнеште. Дус-ишләре дә менә дигән. Чибәрләр, акыллылар. Кечене кече, олыны олы итеп таный белүчеләрдән.

     Туй мәҗлесе ифрат күңелле узды. Ирексездән берсеннән-берсе сылу, сөйкемле кыз-кыркын, егет-җиләнгә сокланып утырдым. Бәхетләре генә булсын яшьләрнең...

    Инде туйлар узып, кунакчыл хуҗалар белән саубуллашып, кайтыр юлга чыктык. Чагу тәэссоратлар белән бүлешә торгач, ничектер сөйләшү үзеннән үзе гаилә таркалу темасына кереп китте.  “Яшьләр бик аптырап бармый бит хәзер, күп булса ике-өч ел торалар да, аерылышырга гариза бирәләр”, дип уфтанып куйды әңгәмәдәшләребезнең берсе.

    Чыннан да, матур тормыш көтәргә һәммә шартлар бар ич, уйласаң. Ни сәбәпле арта соң таркалучы гаиләләр саны? Әлеге җавапка төрле яшь, һөнәр вәкилләре белән гәп куертып алыйк. Кем әйтмешли, “алтын урталык”ка килербез ихтимал.

    “Заманалар үзгәрде...”

    Дамир-Миләүшә:

    - Безнеңчә, төп аерылышу сәбәбе яшьләргә юньле-рәтле эш булмауга кайтып кала. Авыл җирендә бигрәк тә еш күзәтелә бу. Барлык сөйдерә, юклык көйдерә, ди бит халык мәкале дә. Тагын бер җитди сәбәп: кыз-егетләр хисләрен ныклап тикшермичә өйләнешәләр. Ашыгырга ярамый мондый адым ясаганда! Без бу яктан уңдык анысы, өлкән сыйныфта укыганда ук бер күрүдән гашыйк булган идек, инде гаилә корганга да утыз елдан артык гомер узып киткән. Шулай итеп бер-беребезнең холыкларны аңларга вакыт җитәрлек булды...

    Тәлига:

    - Хатын-кызларыбыз бик тә ирек яратучан, үзаллы хәзер. Тормышларын кырка гына үзгәртергә ашыкмыйлар. Күпләрнең үз өстенә җаваплылык аласы килми. Аз гына берәр нәрсә ошамадымы, тизрәк аерылышу әмәлен карыйлар. Ир-атның да төрлесе очрый. Гаиләсен кайгыртканнары, исе дә китеп бармаганнары... Минемчә, ир-егетләрнең байтагы хыянәттән курка. Шуңа кайберәүләре өйләнергә батырчылык итми. Өйләнсә дә, гел шикләнеп яши.

    Илдус:

    - Минемчә, гаилә коргач, бер-береңне гафу итәргә, түземлеккә өйрәнергә кирәк. Ике якка да кагыла бу. Гаилә тормышы тулы бер бәйрәм түгел... Шуны әйбәтләп аңлатсын иде ата-аналар булачак кияү-киленнәргә!

    Раилә:

    - Заманалар үзгәрде. Бүгенге хатын-кызлар күпне таләп итә. Акча туздыырга, ирләре эштә чакта кафе-ресторанга йөрергә яраталар. Өйдә хуҗалык көтүгә исләре китми. Ир-ат моны күрә, аңлый. Үзе өчен нәтиҗә ясый: ә нигә дип өйләнергә әле? Кер юу машинасы бар, кибеттән ризык алып кайтып әзерләве кыен түгел. Яшә ялгызың рәхәтләнеп! Гаиләсеннән киткән ир-ат та тиз күнегә рәхәтлеккә. Хатын-кызга кияүгә чыгу кыенлаша. Тагын бер тискәре күренеш – эчкечелек. Ире эчә, хатыны түзәлми ташлап китә. Хатыннар да кимен куймый, монысы бигрәк тә хәтәр.  Бала-чага бөтенесен күреп үсә. Рәтле ата-анада тәрбияләнмәгәч, әйбәт гаилә кора алмый. Шуннан китә инде аерылышулар...

    Вәкилә:

    - Төп сәбәп икәү: эшсезлек һәм илдәге тотрыксыз хәл.

    Лилия:

    - Иртәгәсе көнгә ышаныч аз. Ирләрнең байтагы гаиләсен юньле-рәтле тәэмин итә алмый. Шуңа күп аерылышулар. Аннан яшь буын да башка бит хәзер. Түзәргә, сабыр булырга өйрәнмәгән күбесе.

    Газинур:

    - Нигә гаилә таркалулар артамы? Сәбәпләрен санап китәм. Беренчедән, торак мәсьәләсе. Элек предприятиедә эшләгәннәргә иртәме-соңмы фатир бирәләр иде. Әлеге яшьләргә кыен – бурычка баталар торак сатып алыр өчен. Икенче проблема – акчага мохтаҗлык. Ярый ла ир-хатын икәүләп эшләсә. Ә берең генә бил бөксәң? Фатирга түләргә, ашарга, киенергә – бетте-китте акчаң. Бөтен кеше дә сабыр итәлми әлеге хәлгә, гаиләсен тарката. Өченчедән, өйләнешкәнче  егет-кызлар үзләрен гел яхшы яктан гына күрсәтергә тырыша. Туйлар узгач, башлана инде... Бер-береңне өр-яңадан күргәндәй буласың! Аерылып, икенче, өченче, хәтта дүртенче тапкыр гаилә корганнарның да сирәге генә уңа. Чөнки аңламыйлар: идеаль кеше юк бит дөньяда! Янә бер мәсьәлә. Кайберәүләр кешене үпкәләтмәс өченгә өйләнәләр, кияүгә чыгалар. Имеш, очрашып йөрдек бит инде, баш тарту ярамас... “Кирәк булганга” гына корылган гаилә  гомерсез бит ул барыбер да. Балаларны бәләкидән каты итеп “Юк!”дип өзеп әйтергә өйрәтергә иде  безгә. Күлмәк-туфли салып алу түгел гаилә хәлләре...

    Зифа:

    - Яшьләр аерым яшәргә тиеш, баштагы мәлләрдә бигрәк тә. Югыйсә, олылар яшь гаиләгә кысыла-тыгыла. Тегесе ярамый, монысы килешми... Бер кияү зарланганча, “теща злится, тесть пилит, жена недовольна. Всё бросаю, ухожу!” Ярый да бала туып өлгермәсә гаиләдә...

    Айнур:

    - Холыклар бөтенләй туры килми, дөньяга караш төрлечә икән, аерылышырга мөмкин. Билгеле, ул адымга ныклап уйланганнан, җиде тапкыр үлчәп кискәннән соң, айнык башка баруың хәерле. Нигә, гади халык кына түгел, черегән байларга, президентларга кадәр аерылыша бит. Бүтәнчә бергә яшәп булмый, димәк. Ә тегенди-мондый гына көндәлек кыенлыклар араларны бозуга сәбәп түгел, алар гаиләне ныгыта да әле кайчак!

    Земфира:

    -Төрле очраклар була. Бер гаиләне беләм. Озак яшиләр бергә. Ире искитмәле тырыш, кулыннан килмәгәне юк. Хатынына ярамый гына бит! Тетмәсен тетә иренең.Теге бичара каршы дәшми, һаман эшләвен белә... Аңламыйм, нәрсә дип  яши ул аждаһа бичә белән. Күптән өзәргә бит инде араларын, менә дигән хатын табылыр иде әле. “Гаилә саклыйм” дип, үзеңне бөтенләй юкка чыгарудан кемгә файда?!

    Тәлгать:

    - Нигә дип аерылышудан трагедия ясарга әле? Еш кына чын-чынлап бәладән котылу чарасы бит ул. Мисалга, ир-хатын арасында һичнинди уртаклык, сөйләшер бер сүз юк ди. Тизрәк аерылырга кирәк мондый чакта, вакытны сузмаска. Ике як та соңнан үз тиңен табарга, бәхетле булырга мөмкиннәр. Минем менә беренче никахтан авыз “пеште”, артык тавыш кубармый, хушлаштык бичә белән. Икенче хатын белән инде озак еллар дус-тату яшибез. Сөенеп бетәлмим, ялганламыйм. Балалар үстердек, оныкларга куанабыз. Әйтергә онытканмын, беренче хатын да үз насыйбын тапты. Ә теге вакытта гаилә таркатмаган, “сабыр иткән” булсак? Күз алдына китерергә дә куркыныч!

    Мәдинә:

    - Яшьләр хәзер тәвәккәл-кыю, минемчә. Үзләрен яраталар, хөрмәт итәләр, кадерлиләр. Һәм дөрес эшлиләр! Безнең олы буын ише түгел. Тешне кысып түздек, тышка чыгармадык, хезмәттән башканы белмәдек. Ахырда... чирдән баш чыкмый бүгенге көндә. Хәер, акыллы хатын-кызлар бар иде без яшь чакта да. Иптәш кызымны әйтәм. Баласы булмады. Гаеп ирендә иде. Табибларга күренүдән, дәваланудан гел баш тартты ир кеше. Ахирәтем көтте, үгетләде. Бушка. Аптырагач, аерылды. Ниләр генә сөйләмәделәр, ишетмәгәне калмады. Заманасы шул иде. Сыгылмады ахирәт, бөгелеп төшмәде. Тиз арада икенчегә чыкты, бер-бер артлы өч сабый тапты! Менә шундый хәлләр, җанкисәкләрем...

    Гөлшаян:

    - Төрлечә уйландым, үткәннәрне искә төшердем. Туксанынчы елларны хәтерләдем. Эш хакы бирмиләр, вәгъдәләр белән “сыйлыйлар”. Берзаман икмәккә дә акча калмады. Ә гаиләне туендырырга кирәк. Беләсезме, нәрсә коткарды ул мәлләрдә? Сөт-кефирдан бушаган шешәләр. Әйбәтләп юып киптерәсең дә, кибеткә чабасың. Су буедай чират торып, шешәләрне тапшырып, ипекәй аласың. Сөенечнең иге-чиге булмый! Аллага шөкер, бүген дә икмәкле булдык бит әле, дип үрле-кырлы сикерәсең. Төрле “особый” паеклар алып яшәгәннәр белмәде, әлбәттә, андыйны. Ә без күрдек, кичердек. Тик ни гаҗәп, “аерылабыз” дигән уй башка кереп тә чыкмады ул чакларда. Бөтенләй хәтерләмим... Ә сугыш вакытында, сугыштан соңгы авыр елларда җиңел булган мени?! Аз гына кыенлыкка да түзмичә, гаилә тарката башласаң... Кайда барып чыгарың билгесез. Яшьләргә тарихны яхшылап укытырга кирәк, минемчә. Өстән-өстән генә түгел. Үткәннәрдән гыйбрәт алырлык булсын. Әллә ниткән чит илләргә, бозык үрнәкләргә тиңләшмәсен кызларыбыз, егетләребез.

    Белгечләр ни фаразлый?

    ... Ай-һай, бу кадәр дә күпкырлы фикерләр ишетермен дип уйламаган идем әңгәмә башында. Җитди сөйләшүгә тиешле йомгак ясау максатында статистика мәгълүматларына, психологлар күзәтүенә мөрәҗәгать итәргә ниятләдем. Чыннан да, соңгы елларда илебездә таркалган гаиләләр саны арта икән. Рәсми рәвештә теркәлгән никахларның яртыдан күбесе яшәүдән туктый.  Сәбәпләре? “Төп сылтау – гаилә корганда артык кабалану, ата-ана, туган-тумача “коткысы”на бирелү, – дип аңлата белгечләр. – Арытаба әти-әниләр белән бер түбә астында көн күрү; ир яки хатынның җенси канәгатьсезлек кичерүе. Икътисадый, торак мәсьәләсенә кагылышлы проблемалар да гаилә татулыгын арттырмый. Тормыш көтүгә уртак караш булмавы, теге яки бу якның эчкечелек белән шөгыльләнүе шулай ук гаилә таркалуга китерүче факторлар”. Зирәк әңгәмәдәшләребез тарафыннан ачыкланган сәбәпләр бит күбесе!

    Өстәп китик, соңгы чорда “җәмгыятьнең башлангыч ячейка”сын җимерүче янә бер афәт – компьютер, заманча технологияләр. “Аерылырга гариза бирүчеләрнең 15 проценты “икенче ярты”ларының социаль челтәрләргә, онлайн-уеннарга баштанаяк кереп “чумуына” зарлана”, ди белгечләр. Килешми булмый, ифрат читен мәсьәлә. Хәлләр үзгәрмәсә, киләчәктә әлеге сәбәп аркасында аерылышучылар бермә-бер артыр, дигән шөбһә бар.

    Психологлар фикеренә дә колак салыйк. “Нигездә гүзәл затлар гына атаган сәбәп – ирнең үзгәрергә теләмәве, хуҗалык эшләрендә бөтенләй катнашмавы. Эш шунда ки, Советлар Союзы таркалганнан соң хатын-кыз җилкәсенә икеләтә йөк өстәлә: акча табу һәм дә йорт мәшәкатьләрен башкару. Моңа күнегеп өлгергән көчле җенес ияләре уенча, өйдә булышырга гомумән кирәкми, баланы да хатын тәрбияләргә тиеш. Нәтиҗә – хатын-кыз әлеге хәл белән килешми, ЗАГСка гариза бирә. Янә дә бер проблема  яшь-җилкенчәкнең гаилә тормышына артык җиңел мөнәсәбәтеннән гыйбарәт. Бер ише замана яшьләре исәпләгәнчә, “барып чыкмый икән, теләсә кайсы вакытта аерылырга мөмкин, борчылыр урын юк”. Әйе, җилбәзәклек, җилкуарлык яхшыга илтми...

    Теркәлгән никах, аерылышулар санын тикшергән галимнәр шундый үзенчәлекле ачыш ясый: гаилә өчен иң хәвефле чор – бергә гомер кичерүнең 5-9нчы елы. Нибары бер-ике еллык стажга ия гаиләләр дә еш таркалучан. 18-35 яшьтәгеләр арасында гаилә таркалу очраклары шактый, дип ассызыклый белгечләр. Статистик мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә Русия гаилә институты чын-чынлап кризис кичерә. “Гаилә – мәңгегә!”, дигән гаҗәеп күркәм әйтемне кире кайтарасы иде, җәмәгать. Мөгаен, үзкыйммәтләребезне кайтарырга вакыттыр, дуслар.  Гасырлар төпкеленнән килгән иң асыл Кешелек казанышларының берсе – Гаиләне саклап калу мотлак. Бер танышым әйтмешли, “яшәргә җиңелрәк булсын өчен барлыкка килгән бит ул оешма”. Димәк, тулы җәмгыять катнашлыгында тергезү сорала Гаилә институтын. Ни рәвешле ирешергә соң моңа? Бергәләп уйлашыйк әле...

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: