Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Бер рәхмәт мең бәладән саклый

    Иске Урыссу авылы мәчетендә узган җомгада корбан мәҗлесе оештырылды.

    Бу көнне мәчет ишеген авылда яшәүче дин-кардәшләр генә ачып кермәде. Корбан мәҗлесенә тирә-юнь мәхәлләләрдән дә кунаклар килде. Урыссу мәчетеннән Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин хәләл ризыклы табын артында очрашкан, күрешкән мөэмин-мөселманнар каршында сөйләгән вәгазендә болай диде: "Шушы җомга көн бәйрәмебездә генә түгел, Ходай яраткан һәр көнне бер-беребезгә ачык йөзле, татлы сүзле, изге мөнәсәбтле булып яшик. Олыларны - олылап, кечеләргә - мәрхәмәтлебулып, күрше хакын Алла хакы итеп яшәргә, бәла-казага юлыкмыйча гомер кичерергә насыйп булсын. Зөлхиҗҗә ае көннәрендә, туганнар, без тәкбир тәшрикъләрне әйтәбез, Аллаһы Тәгаләне олылыйбыз, аңа чын мактауларыбызны җиткерәбез", - диде. Мөселманнар өчәр тапкыр тәкбир-тәшрикъне әйткәннән соң мәчет эче тагын да нурланып китте.
    Корбан мәҗлесен оештыруны башлап йөргән Тәнзилә апа Йосыпова, бүгенге табын артына җыелган һәркемнең рәхмәтле зат булуын билгеләп үтте. Корбан гаете көнне авылның өч яшь егете Фәрит Килдияров, Альберт Миннебаев, Динар Газизуллин хәер өлеше итеп алып килгән корбан итеннән пешерелгән аштан авыз итәргә зират хуҗалары, мәчетне ремонтлауда, төзек тотуда, аны бизәүдә үзләреннән зур өлеш кертүче авылдашлар җыелды. Иске Урыссу авылындагы дин йортында соңгы елларда күләмле эшләр башкарылган: идән һәм түшәмнәре үзгәртеп ясалган, яңа тәрәзәләр куелган, баскыч төбе ясалган. Илгиз Галиев, Рафаэль Садыйков, Заһир Габделхаков, Заһир Хафизов, Әнәс Галләмов, Дамир Шәфыйков мәчетне тотуга акчалата ярдәм күрсәтсәләр, эретеп ябыштыручы Илдар Сафин, балта остасы Камил Мәрдәнов үз хезмәтләре белән булышалар. Мәрдәновлар турында гомумән иркенләп язырга мөмкин. Камил абыйның әнисе Хәлимә апа - авылның гыйлемле мөслимәсе. Аның әтисе Хафиз Гарипов - авылның мулласы булган. Бүген Хәлимә апаның балалары да дин юлына басып киләләр. Мәчеттә косметик ремонт ясауга үз өлешләрен кертүчеләр дә алар. Совет власте чорына кадәр авыл мулласы вазифаларын үтәгән Котдус ага Ильясов тирән белемле мөгаллим булган, үзеннән соң бик күп шәкертләр калдырган. Аны улы Фазыйл Ильясов Азнакай районының Мәнәвез авылы имамы булса да, туган авылы мәчетен ярдәменнән ташламый.
    Иске Урыссу авылында дин йорты узган гасырның болгавыр 90нчы елларында төзелә. Бу эшне ул вакыттагы авыл мулласы Мөкъсин ага Галиев, колхоз рәисе Наил Халитов башлап йөриләр. Тик ул документларда "картлар йорты" булып билгеләнә. Мәчет дип атарга ярамый. "Картлар йортын" газга тоташтыруда, аның проектын эшләүдә Әнвәр Садыйковның хезмәте зур урын алып тора. Авылда мәчетне саклап калуда Мәрзия апа Әхмәдишинаның да өлеше саллы. Ул унөч ел дәвамында шәкертләргә дин сабаклары бирә. Бүген аның имамы да бар. Мәгъсүм ага Йосыпов тавышы авыл өстенә азан булып тарала.
    - Аллаһы Тәгалә кемнәр мәчетләрне тотуга үзеннән өлеш кертә, шуларны оҗмахта күркәм йортлар көтеп торыр, дигән. Мәчет - иҗтимагый үзәк, ул - халык йорты,- дип вәгазен дәвам итте Ильяс хәзрәт.
    Корбан мәҗлесендә ярдәм күрсәткән киң күңелле кешеләргә ике дөньяның рәхәтен күреп яшәргә язсын, дип догалар кылынса, дога өмет итүче әрвахлар рухына да догалар ирештерелде. Шуны да әйтергә кирәк, мәҗлескә мәчеткә ярдәм күрсәтүче уллар һәм кызлар белән бергә аларның әти-әниләре, әби-бабайлары да килде. Бу көнне күпләрнең күңеленә рухи тынычлык иңсә, җаннарын горурлык хисе дә биләп алгандыр.
    Иске Урыссу авылы мәчете коллективы киләчәккә дә зур планнар корып яши. Бүгенге мәшәкатьләрнең берсе - ул "картлар йортын" мәчеткә әйләндерү. Дин йортына суүткәргеч сузылмаган, аны эшләгән очракта, гөсел бүлмәсе оештыру урынлы булачак. Заманча бизәлгән мәчетнең коймалары тузып килә. Мәчетнең подвалын коммуникация уңайлыкларына тоташтырып, шартлар тудырсаң, аңардан бер дигән бина чыгачак икән. Мөэмин-мөселманнар анда мәдрәсә оештыруны ният кылалар. Бөтен уй-теләкләрнең тормышка ашуы нияттән башлана, диләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: