Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Иремнең әбисе ахирәтем булды

    Килешәсездер, авылда ел әйләнәсе эшнең бетәсе юк. Бәлки яшьләрнең авылда калмаулары да шул эш күплектәндер? Ә кайберләре китми. Ни өчен икән?

    Әлеге сорауларга бер гаилә мисалында җавап биреп карыйк. Шулай итеп, таныш булыгыз: Бәйрәкә авылында туып-үскән Гүзәл һәм Сәгыйть Халиковлар. Алар чак кына кырыктан узган. Бүгенге көндә туган авылларында гомер кичерәләр.

    Халиковлар үз авылларын ярата һәм аның белән горурлана. Язмабыз геройлары бер мәктәптә укыганнар. Димәк, мәктәп эскәмиясеннән үк дулашып йөргәннәр. Әлеге дуслыкны, очрашуларны конфетлы, гөлләмәләр чоры дип тә атап булмый. Мөгаен, ул вакыт сынавын лаеклы үткән зур хисләр туу елларыдыр. Сигез ел. Яңа гасырга загслашып атлаган пар нәкъ менә шуның кадәр дус булып йөргән. Дөресен генә әйткәндә, Гүзәл (ул чакта Латыйпова) белән мин электән үк таныш идем. Ул, 2000 елда Яр Чаллы дәүләт педагогика институтының филология факультетын тәмамлап, «Ютазы таңы» редакциясендә җаваплы сәркатип буларак хезмәт юлын башлап җибәрде. Әйе, гәзитләрдә шундый вазыйфа да бар иде. Шул елны мин дә редакциягә эшкә урнаштым. Һәм аның үз яшенә караганда күпкә акыллы булуына сокландым. Ул, чыннан да, артык вак-төякләргә басым ясамыйча, игътибарын иң мөһим нәрсәләргә юнәлтә белә иде. Кияүгә чыккач, Гүзәл туган мәктәбенә эшкә урнашты. Исең китәрлек, шул мизгелдән инде 20 ел вакыт үтеп киткән! Хәер, язмабызның төп фикереннән читләшмик әле.

    - Туйдан соң иремнең әти-әнисе йортына килен булып төштем, - дип сөйли Гүзәл Халикова, –  кайнатамның әнисе Маһирә әби дә исән иде. Без ирем белән монда, төп нигездә калдык. Әби миңа бик якын кеше - ярдәмче, киңәшче, дус булды. Без барысын да бергә киңәшләшеп эшләдек. Мин Бәйрәкә мәктәбендә укытам, татар теле һәм әдәбияты фәненнән белем бирәм. Эштән кайтып керүемә, күрәм, әби бәлеш өчен я кабак турап куйган була, я бәрәңге  әзерләгән. Миңа камыр басып мичкә тыгарга гына кала. Бакча эшләрендә  дә ярдәм итә иде. Безнең ике улыбызны - 2003 елда туган Гаделне һәм 2005 елгы Аязны әби үстерде инде. Ә 2010 елда төпчек Сәйдәбез дөньяга килгәндә, Маһирә әбинең күзләре кинәт сукырайды. Баланың башыннан сыйпый да, “иии, бусын күреп булмады, көдрә чәчле булыр, мөгаен”, дия торган иде. Яраткан әбиебезнең вафаты барыбыз өчен зур югалту булды. Әби белән шулай 12 ел тату гомер иттек. Ул елларда иремнең әти-әнисе сәүдә системасында эшли иде. Әни - хисапчы, әти – кулланучылар кооперативы рәисе, аннары райпо директоры урынбасары. Шулай ук ул чорда шәхси кибет тоттык. Хуҗалыгыбызда мөгезле эре терлекләрнең саны егермегә кадәр җиткән вакытлар булды. Ә сарыкларның һәм кош-кортларның исәбен беркем дә төгәл генә белмәгәндер, мөгаен. Моңа өстәп, язын - чәчү, көзен - урып-җыю эшләре. Ирем белән әти кырда: алар крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы да, тракторчы да, комбайнчы да, терлекче дә. Читтән беркемне ялламыйбыз. Кечкенәдән улларыбыз аларга булышып үсте. Бәлки шуңа күрә вак-төяк мәшәкатьләргә артык игътибар бирелмәгәндер. Чөнки һәркем үз эше белән мәшгуль, үзенә йөкләнгән эш өчен җаваплы.

    Белешмә: Халиковлар крестьян-фермер хуҗалыгының 200 гектар җире бар. Беренче мөмкинлек булу белән, машина-трактор паркы яңартыла. Биредә КамАЗ, ГАЗ-53, комбайн, тракторлар, чапкыч, чәчкеч, тырма, пресслау-җыю һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы бар.

    Халиковлар үз хуҗалыкларында өч сыер, 50 башка якын сарык, шулай ук башка йорт хайваннары һәм кош-кортлар: каз, күркә һ.б. асрый. Әлбәттә, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр.

    - Ә улларыгызны  ничек эшкә өйрәттегез? – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.

    - Шунысы кызык, без балачакта әти-әниләребезгә бу колхоз тормышыннан китәбез дип, әйтә килдек. Ә безнекеләр, ни гаҗәп, беркайчан да бу сүзне әйтмәде.

    - Малайлар менә шулай үз теләкләре белән басуга эшкә китәләрме?

    - Әйе, нәкъ шулай. Мәктәптән кайткач, өлкәннәргә ярдәм итәргә ашыгалар. 12 яшьтән улларыбыз трактор-комбайнда. Чәчү вакытында да, урып-җыю чорында да алар әтисе һәм бабасы белән бер команда булып эшли. Бәлки баштан ук аларга дөрес юнәлеш бирелгәндер. Бабалары ашлык, печән, сарыклар сатканнан соң, һәр балага акчасын бүлеп бирә. Дөресен генә әйткәндә, аларны мәктәптә артык тәртипле, тырыш укучылар дип тә әйтеп булмый. Без дә бик басым ясамадык. Әмма төп белем нигезләрен үзләштергәннәрдер, дип уйлыйм. Ләкин иң мөһиме, аларда җаваплылык хисе көчле. Алар яхшы аңлый: үзләренә йөкләнгән вазыйфаларны үтәмәгән очракта башка эштәге гаилә әгъзаларына авырга туры киләчәк. Әйтик, сарыкларга су эчертү, этләрне ашату, атна-ункөнлек фураж әзерләү, малларның астын чистарту. Һәм болар тулысынча улларыбыз өстендә. Унбер яшьлек кызыбыз Сәйдә дә өйдә һәр эштә булыша. Балаларның үзара мөнәсәбәтләрендә аерым назланып торулар юк. Шулай да бер-берсен якларга әзерләр. Әгәр берсе кичен кайтырга соңлаган икән, икенчесе йокларга ятмый. Әле эзләргә дә чыгып китәргә мөмкин. Сеңелләре авырганда, абыйлары аның яныннан китми.

    - Ничә ел бер түбә астында яшисез икән, димәк, кайнанагыз белән мөнәсәбәтләрегез яхшы. Әбиегез исән булганда, дүрт буын бергә яшәгәнсез.

    - Иремнең әти-әнисе безне эш белән гомер итәргә һәм җитеш тормышта яшәргә  өйрәтте. Бездә һәркем акчаның кадерен белә. Гаиләдә беркемне дә акча туздыручы дип атап булмый. Саранлык та хас түгел безгә. Башта әти-әниләр үз эшләре белән үрнәк булды, киңәшләр бирделәр. Хәзер дә бар эшне уртага салып сөйләшәбез, киңәшләшәбез.

    Шул ук вакытта мәктәптә эшләү дә күп вакытны ала. Гүзәл Халикова – әле завуч та. Башка педагоглар белән беррәттән, ул төрле бәйгеләрдә актив катнаша. Әйтик, 2019нчы елда республика күләмендә уздырылган шәҗәрәләр бәйгесенең зона этабында җиңү яулаган. Гүзәлнең әтисе Илгизәр абый төзегән Латыйповлар шәҗәрәсе унбер буынны үз эченә ала. Сүз уңаеннан, бу шәҗәрәгә ире Сәгыйтьнең бабасы да керә. Алтынчы буында алар ире белән туганнар булып чыга. Гүзәл Халикова укучылары шулай ук ел саен татар теле буенча район һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар яулый, төрле бәйгеләрдә яхшы нәтиҗәләргә ирешә.

    Сүз уңаеннан шуны да билгеләп узарга кирәк, Бәйрәкә мәктәбе коллективы 2020 елда «Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә белем бирүнең иң яхшы практикасы» республика бәйгесендә грант откан.

    Бүген Халиковларның олы уллары Гадел документларын Казан авыл хуҗалыгы институтына тапшырган. Кечесе 9 сыйныфны тәмамлаган. Башта, абыйсы белән янәшә булу өчен, Казан көллиятләренең берсенә укырга керергә теләгән. Әмма аны абыйсы укырга тиешле уку йорты кызыксындырган  һәм ул, урта белем турында аттестат алырга, яңадан нәкъ менә шушы югары уку йортына укырга керергә карар кылган.

    - Кем белә, бәлки, вакыт узу белән балалар әти-бабасының эшен дәвам итәргә теләмәс, - ди Гүзәл. – Җиңелрәк юл белән дә яшәргә мөмкин икәнен үзләре хәл итәр. Вакыт күрсәтер. Ни генә булмасын, улларыбыз бүген үк үз-үзләрен тәэмин итә алырлык кешеләр. Карар кабул итә, акыл белән эш итә һәм өлкәннәрнең тәҗрибәсе белән исәпләшә беләләр. Киләчәктә дә алар җавапсызлыктан, бәйрәм итеп кенә яшәүдән һәм ваемсызлыктан ерак торырлар, дип ышанасы килә.

    Язмабыз ахырында Халиковларның эшли генә түгел, ял да итә белүләрен ассызыкларга кирәктер. Әйтик, июль аенда алар Төркиядә диңгез буенда ял иткәннәр. Диңгезгә барлыгы  унбер кеше - туганнары һәм икетуганнары белән бергәләп барганнар. Бернинди ашыгыч эшләр дә вакытны күңелле үткәрүдән читләштерә алмаган мохиттә, пальма һәм кипарислар арасында ял итү, аралашу, очрашулар, хәтергә уелып калырлык матур мизгелләр... Менә шундый әхлакый яктан тотрыклы, алдагы  тормышка ышаныч белән карый һәм яши торган гадәти татар гаиләсе.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: