Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Дин

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ютазы районына килде

Ютазы районына Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы дин әһелләре хәзерге көн кадагында булган мәсьәләләр буенча фикер алышуга җыелды.

Безнең районга килгән Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп үткәнчә: “Без барыбыз да махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамлануын телибез, һәм бу әлбәттә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү елында булсын иде”.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтелә

Дин әһелләрнең районыбызга эш сәфәре Урыссу бистәсенең үзәк мәчетеннән башланды. Биредә Ютазы районы мөхтәсибе, «Фәнис» мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин дин кардәшләренә мөрәҗәгать итеп, сугыштагы якташларыбызга догалар укып, гуманитар йөкләр туплауда-озатуда е ярдәм күрсәтүне сорады.

- Урыссу үзәк мәчетендә республиканың биш районыннан килгән имамнарны каршы алуыма бик шатмын,-диде Марат хәзрәт Мәрданшин мөрәҗәгатендә. – Вакыты тар булуга карамастан,  МХОда катнашучыларга даими ярдәм итүче Камил хәзрәт Сәмигуллин безгә килергә  дә вакыт тапты. Хәрби бәрелешләр барган территориядә ул җиде тапкыр булып кайтты. Камил хәзрәт алып барган гуманитар йөкне төгәл кешесенә тапшырып, вәгазьләр укый, госпитальләрдә яраланган сугышчыларның хәлен белә.

Бу җыенны Урыссуның «Мәхмүт» мәчете имамы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин Коръәннән изге сүрәләр уку белән ачып җибәрде. Камил хәзрәт Сәмигуллин, Коръән аятьләренең берсен укып, аятьнең күпмедер дәрәҗәдә тормыштагы хәл-вакыйгаларны тасвирлавын һәм аларның асылы турында Коръәннең безне уйланырга өндәвен билгеләп үтте. Шушы вакытта безнең район һәр катнашучының фикерен белдерә торган мәйданчыкка әверелде. Җыенның эше Урыссу гимназиясендә дәвам итте, анда МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә район җитәкчелеге, христиан һәм ислам дине әһелләре белән берлектә ярдәм итү мәсьәләләре күтәрелде. Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин җыен эшенә әһәмият бирде һәм махсус хәрби операциягә бәйле вакыйгалар яктылыгында район җитәкчелеге белән тыгыз хезмәттәшлек итеп муниципалитет алдында торган күп кенә бурычларны хәл итүчеләргә рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев