Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төркиядә авариядә күрше төбәктәге авылда яшәүче кыз үлгән, апасы авыр хәлдә

2 августта кызлар өйгә кайтырга тиеш булган.

Самара өлкәсендәге зур булмаган авылда яшәүче 15 яшьлек Алена М. (исеме үзгәртелә) 30 майда туган көнен уздырган. Акыллы Алена белән бөтен кеше горурлана. Ул укый, бию белән шөгыльләнә. 2 августта Төркиядә юл һәлакәтендә Алена үлә. Ул апасы белән була. Апасы имгәнә, ул авыр хәлдә Төркиядә хастаханәдә ята. Хәзер әти-әниләре Төркиягә барырга җыена. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Алена Настя исемле апасы белән Төркиягә ял итәргә киткән булган. Автобус туристларны кунакханәдән алган һәм Анталья аэропортына илтергә чыккан.
Трассага чыккач, йөртүче автобус тәгәрмәче ватылуын күрә. Аны төзәткәли дә кабат юлга чыга. Зур тизлектә бара торган автобус юлдагы коймага бәрелә, аннары каршы як полосага чыга. Автобус каплана. Салонда 22 пассажир була. Өч кеше үлә, тугыз кеше имгәнә, алар хәзер хастаханәдә.

Аленаның әнисе 3 августта төнлә Төркиягә очачакларын әйткән. «Алена үлде, Настя авыр хәлдә. Башка берни дә белмим», — ди ул.

Кызларның туган авылында бөтен кеше бер-берсен белә, хәзер алар барысы да кайгыда.

«Минем оныгым Настя белән укыды. Белгәч, бик борчылды. Бөтенебез кайгырабыз. Коточкыч фаҗига», — ди Галина исемле хатын.
Төркиядә ял иткән туристларны аэропортка илтүче автобус капланып, өч кеше үлгән, дип язган идек. 

https://youtu.be/oqalaF2udSY

Источник: https://intertat.tatar/news/incident/04-08-2021/t-rkiyad-avariyad-k-rshe-t-b-kt-ge-avylda-yash-che-kyz-lg-n-apasy-avyr-h-ld-5832563

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев