Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Урыссу мәдрәсәсе тәрбияләнүчеләре тынычлык һәм дуслык яклы

«Фәнис» мәдрәсәсендә «Безнең көчебез — халыклар дуслыгында» дигән чара узды.

Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин чарада катнашучыларны Казан кунагы — ТР Рәисе карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова белән таныштырды. Район җитәкчелегеннән чарада район советы аппараты җитәкчесе Марьяна Харисова катнашты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ел саен үткәрелүче бу бәйрәм беренче карашка гына милли ризыкларны тәкъдим итүче бәйрәмне хәтерләтә. Аның төп максаты исә — кешелек дөньясында кешелеклелектән дә мөһимрәк сыйфат булмавын тагын бер тапкыр искә төшерү. Залдагы өстәлләр һәм дәстарханнар милли ризыклар муллыгыннан сыгылып тора иде. Мәдрәсә тәрбияләнүчеләре тәкъдим иткән аш-су төрле халыкларның ризык әзерләүдә никадәр уйлап табучан һәм үзенчәлекле булуын ачык күрсәтте. Мастава, корт, карлыган һәм миләш кайнатмалары белән күпертелгән сөзмә, бишбармак, пылау, кабартмалар, башка төрле тәм-томнар... Һичшиксез, боларның һәрбарчасы иң таләпчән осталарның да зәвыгына туры килерлек. Кызларга, мөгаен, мәдрәсәнең аш-су бүлмәсендә шактый «тир түгәргә» туры килгәндер. Таҗик, гарәп, казах, башкорт, үзбәк һәм, әлбәттә, татар ризыкларын һәм эчемлекләрен милли киемнәрдәге кызлар тәкъдим итте. Алар кыскача гына әлеге сый-нигъмәтләрне әзерләүнең нечкәлекләре турында сөйләде: аларны өстәлгә ничек чыгарырга, ризык елның кайсы вакытында әзерләнә... Шул ук вакытта кызлар үз республикаларының дәүләт символлары нинди мәгънә аңлатканына да тукталды.

Мәдрәсә тәрбияләнүчеләренең мондый үзара аралашуы халыклар арасында дуслыкны ныгытырга, бер-берсенең мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен аңларга ярдәм итә, кешене, милләтенә карамыйча, бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәтә. Әлбәттә, биредә катнашучыларның барысы да ислам динендә, әмма әлеге уку йорты диварларында һәрвакыт башка диннәргә хөрмәт белән карарга өйрәтәләр.

Чара ахырында Марат хәзрәт Мәрданшин кызларга тырышлыклары, үз белемнәрен һәм аш-су әзерләүдә осталыкларын күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. 

— Бүгенге чара һәр милләттә, һәр халык тарихында горурланырлык һәм сокланырлык кыйммәтләр барлыгын күрсәтте, — дип билгеләп үтте ул. — Без барыбыз да төрле һәм шул ук вакытта, иң мөһиме, бердәм икәнебезне, тыныч яшәү үсешкә, алга барырга ярдәм итүен аңлый белү зур бүләк ул. Бүген мәдрәсәдә, Татарстанда ничек дус һәм тату яшисез, уку йортын тәмамлаганнан соң да тормышыгызны шушы кагыйдәләр буенча дәвам итегез. Киләчәктә язмыш сезне кая гына ташламасын, шуны истә тотыгыз: сез Татарстанда, Урыссу мәдрәсәсендә белем һәм тәрбия алдыгыз. Һәрвакыт тынычлыкта һәм дуслыкта яшәгез, һәр җирдә тормышыбызны ныгытучы әлеге яктылыкны таратыгыз.

Чара башланыр алдыннан район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин белән очрашкан Нурия Хашимова мәдрәсә тәрбияләнүчеләренә һәм мөгаллимәләренә мөрәҗәгать итте. Алар бергәләп үсеп килүче буынны тәрбияләү белән бәйле бүгенге көннең әһәмиятле мәсьәләләре турында кыскача фикер алыштылар. Нурия Хашимова мәдрәсә һәм район җитәкчелегенә бәйрәмгә чакырулары, шәкертләрне дөрес юнәлештә — исламның традицион тәгълиматлары нигезендә укытулары һәм тәрбияләүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Урыссу мәдрәсәсе үзенең уңышлары һәм казанышлары белән Татарстанда гына түгел, ә аннан читтә дә дан тота. Шуңа күрә аның һәр тәрбияләнүчесе үзен бәхетле саный ала, чөнки ул тормыш юлында аңа ярдәм итәчәк белем һәм күнекмәләрне ала. 

Ахырда Марат хәзрәт Мәрданшин кунакка истәлекле бүләк тапшырды. тәгълиматлары нигезендә укытулары һәм тәрбияләүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Урыссу мәдрәсәсе үзенең уңышлары һәм казанышлары белән Татарстанда гына түгел, ә аннан читтә дә дан тота. Шуңа күрә аның һәр тәрбияләнүчесе үзен бәхетле саный ала, чөнки ул тормыш юлында аңа ярдәм итәчәк белем һәм күнекмәләрне ала. 

Ахырда Марат хәзрәт Мәрданшин кунакка истәлекле бүләк тапшырды.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев