Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Биналар фасады – Яңа ел бизәлешендә

    Яңа ел бәйрәме алды көннәрендә Урыссу бистәсе һәм авыллар кибетләре витриналары, урамнары, сәнәгать предприятиеләре, учреждениеләр һәм социаль объектлар биналары фасадлары әкияти үзгәрешләр кичерә.

    Яңа ел әкиятенә эләгү тойгысы биналарда һәм агачларда салават күперенең барлык төсләре белән иллюминация кабынган кичке вакытта аеруча сизелә. Эксклюзив Яңа ел бизәкләрен, шулай ук үзгәрешсез Кыш бабай һәм Кар кызы белән әкият персонажларын кайбер сәнәгать предприятиеләре - Урыссу химия заводы, "Электросоединитель" заводы каршында күрергә мөмкин. Хәер, объектларның стильле бизәлешен санау рәхмәтле гамәл түгел, чөнки аларның һәрберсе әлеге эшкә җитди якын килгән, аларның һәркайсында кызыклы дизайнер чишелеше күзгә ташлана. Шуңа да карамастан, гәҗит укучыбыз белә булыр, биналарның Яңа ел бизәлеше район конкурсы кысаларында бәяләнә. Җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләү өчен конкурс комиссиясе традицион рәвештә әлеге объекларны карарга бара, анда кайбер таләпләр игътибарга алына - бина яны территориясе төзеклеге, тышкы фасадлар һәм тәрәзләр бизәлеше, яктыртылыш - яктылык декоры, агачлар һәм куаклар бизәлеше, кар сыннары һәм бизәлешнең яңа элементлары булуы, бердәм эстетик стиль...

    Карап йөргәннән соң, комиссия әгъзалары, тулаем алганда, барлык объектларның тамашалылыгын, оригинальлеген һәм Яңа ел тематикасына туры килүен ассызыклады. Шуны исегезгә төшерәбез, конкурс ике номинация буенча үтә: "Административ биналарның һәм алар янындагы территорияләрнең иң яхшы Яңа ел бизәлеше" һәм "Мәгариф учреждениеләренең иң яхшы Яңа ел бизәлеше". Бизәлешне бәяләү биш баллы система буенча башкарылачак. Без сезне конкурс нәтиҗәләре белән соңрак таныштырачакбыз: бәйгедә өч урын - предприятиеләр һәм оешмалар буенча һәм өч урын - бюджет учреждениеләре арасында бүленәчәк. Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы район мәдәният йорты каршындагы мәйданда Яңа ел карнавалы төнендә узачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: