Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ютазы районының сәнгать осталары яңа сезонга аяк басты

Узган җомга кичендә район мәдәният йорты артистлары һәм иҗат коллективлары үзләренең чираттагы иҗат сезонын ачты.

"Безнең һөнәр - сәхнәгә хезмәт итү" дигән исем астында узган концертка җыелган тамашачыны Балалар сәнгать мәктәбенең "Тургайлар" баянчылар ансамбле каршы алды. Көзге кичне тагын да сагышка күмеп, саксафон моңланды. Балалар сәнгать мәктәбендә рәсем төшерү серләренә төшенүче укучылар ясаган картиналар күргәзмәсе эшләде.

Агымдагы елда оешуының 15 еллыгын бәйрәм итүче "Истоки" ветераннар хоры үзенең дәртле җырларын башкарып, әле дә сафта булуын, әле дә иҗат дәрте белән януын раслады. Сәхнә тотучы өлкән буын вәкилләренә алмашка үсеп килүче яшьләр - "Кичке җыр", "Моңсар", "Семь нот" җыр ансамбльләре чыгышы кайнар алкышларга күмелде. Зилә Кәримова, Ильвина Вәлиева, Гөлчәчәк Вәлиева, Николай Гребенюк, Әлфия Батыршина, Тимур Синәгулов матур җырлары белән яңа сезонга аяк басты. "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле, "Грация" коллективы берсеннән-берсе ялкынлы биюләре белән сәхнә тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X