Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

2013 елда - яңа фатирларга

2013 ел алдыннан район җитәкчелеге зур бүләк ясады - 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм ветераннарның тол хатыннары тантаналы рәвештә яңа торак ачкычлары алдылар.

Район башлыгы Р. Нуриев яңа өйгә күченүчеләргә ачкычлар биргәндә, республика президенты алдында бурыч үтәлде - ветераннар программасы буенча ел эчендә 1300 квадрат метр торак тапшырылды, дип билгеләп узды. Бу - Пушкин урамы буенча күп фатирлы йорт, ветераннарның теләкләре буенча аларның авылдагы участокларында төзелгән йортлар, шулай ук Солнечный микрорайонында Восточная урамы. Сүз уңаенда, биредә бөтен объектлар да: даруханә, медпункт, кибетләр... өлкән гражданнарның теләкләрен искә алып төзеләчәк, дип ассызыклады район башлыгы.
Бәйрәм алды көннәрендә Восточная урамы буенча төзекләндерелгән йортларга ветераннарның тол хатыннары Тәлзәмә Баһауова, Рабига Галиева, Шәһринур Галиева, Фәүзия Кәримова, Зәйтүнә Миңнеханова, Нәфисә Закирова, Бөек Ватан сугышы ветераннары Мансур Исмәгыйлев, Әхмәтгәрәй Гәрәев күченде. XX гасырның иң канкойгыч сугышының элекке солдатлары Мәгъсүт Шакировка, Шәһит Гарифуллинга, Иван Шокуровка, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары Халидә Йосыповага, Әсма Ямаевага, Мәрьям Сабировага программа буенча, заказ бирүче теләген искә алып, йортлар шәхси участокларында төзелде. Мо-ның белән программаның эше ахырына якынлашмый, диде Рөстәм Мидхәт улы. Һәм 2013 елда максатчан торак төзү өчен җир участоклары биреләчәк. Мохтаҗ булган һәрбер ветеран үз торагына лаек булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев