Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Акбаш күпере ремонтланды

Акбаш авылында шул ук исемдәге елга аша салынган күпер яңартылганнан соң ачылды.

Язгы ташу нәтиҗәсендә күпер шул кадәр дәрәҗәдә җимерелгән ки, аның аша транспортта түгел, җәяү йөрү дә куркыныч булган. Район җитәкчелеге ярдәмендә авыл халкы әлеге әһәмиятле объектны ремонтлады. Күперне тантаналы ачу вакытында район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев техника һәм акча белән булышлык иткән авыл җирлеге җитәкчелегенә, фермерлар А. Тимербаевка һәм И. Шәриповка рәхмәт белдерде. Авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Илгиз Миңнеханов, үз чиратында, депутат Радик Гайнетдиновка һәм көчләреннән килгәнчә ярдәм күрсәткән авыл халкына рәхмәт белдерде. Күпер аша сузылган ал тасманы Р. Гайнетдинов, А. Тимербаев һәм Р. Закиров кистеләр. Әлеге игелекле эшкә өлеш керткәннәре өчен Рөстәм Мидхәт улы аларның өчесенә дә рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев