Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Акбашта Фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Шимбә көнне Акбаш авылында модульле фельдшер-акушерлык пунтктын ачу тантанасы булып узды.

Чарада Ютазы районы хакимияте, Урыссу район хастаханәсе баш табибы Ринат Фатыйхов, Акбаш авылы халкы катнашты. Район башлыгы урынбасары Рәмзия Хәкимова үз чыгышында: "Мондый фельшер-акушерлык пункты районда беренчеләрдән булып Акбашта салынды. Шундый проектлар өчен иң беренче чиратта Президентыбызга бик зур рәхмәт әйтәсе килә, мин мондый тиз төзелешле ФАПлар киләчәктә башка авылларда да ачылыр дип ышанып калам. үзгәрешләр сәламәтлек сагында эшләүчеләргә генә түгел, ә халык өчен дә бик кирәк. Кеше сәламәт булганда гына нинди дә булса дәрәҗәгә ирешә ала", - диде. Беренче модульле ФАПны Азнакай районының "Нефтемаш" кампаниясе тиз арада төзеде.
Кызыл тасманы районның баш табибы Р. Фатыйхов һәм район башлыгы урынбасары Р. Хәкимова кистеләр. ФАПның эчен караганнан соң, монда халык өчен уңайлы, санитар нормаларга җавап бирерлек барлык уңайлыклар да булуы ачыкланды. Процедура бүлмәсе, фельд-шер кабинеты, авыруларның көтеп утыру бүлмәсе, санузел һәм хуҗалык бүлмәләре бар. Әлеге ФАПта даруларны саклау өчен фармацевтик суыткыч та куелган, кайнар һәм салкын су кертелгән. Авыл өчен бик тә кирәк булган ФАП озак еллар халыкка хезмәт итсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев