Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Активлык аларны яшәртә

Ватанны саклаучылар көне кысаларында Урыссу гимназиясе спорт залында пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар узды.

Россия пенсионерлары союзының җирле бүлеге тарафыннан оештырылган ярышларда өлкән буын вәкилләре һәм район укучылары катнашты. "Сирәк атсак та, төз атабыз" шигаре астында чыгыш ясаган өлкәннәрнең "Безнең яшьлек командасы" чарага үзенә бертөрле үзгәлек өстәде. Ә яшьләр-бөркетләр исә атарга өйрәнүне максат иттеләр. Чара мишеньга ату белән генә чикләнмәде. Катнашучылар үз көчләрен төрле ярышларда һәм уеннарда сынадылар. Әйтик, алар бик теләп скакалкада сикерделәр, кыршау әйләндерделәр, турникта күтәрелделәр, хәтта аркан янына да килделәр. Россия пенсионерлар союзының җирле бүлеге рәисе В. Воробьева әлеге "парад" белән бик теләп җитәкчелек итте. Аның команда тавышы һәркемне үзенә каратты. Курыкмыйча әйтергә мөмкин, пенсионерларның активлыгы аларны күп елларга яшәртте. Скакалкада кыю сикерүче әбисенә карап, дәрт алган онык спорт снарядларының берсендә бик оста чыгыш ясады. Менә шулай, бәйрәмнәрне сыйнигъмәттән сыгылып торган өстәл артында гына түгел, күңел байлыгы, җитезлек, өлгерлек таләп итүче башка шартларда да билгеләп үтәргә мөмкин.
Шулай да жюри ату нәтиҗәләрен игълан итте. Ир-егетләр арасында беренче урында Ә. Шәрифуллин, икенче урында Ф. Садыйков. Хатын-кызлар арасында пьедесталның беренче баскычына Н. Әхмәдишина (фотосурәттә), икенчесенә - Ф. Сомова, өченчесенә З. Сухоносова күтәрелде. Балалар арасында җиңү П. Сухоносовага елмайды. Икенче мактаулы урынга А. Латыпова, өченче урынга А. Тихонова чыкты.
Җиңүчеләр дипломнар белән билгеләнделәр, бөтен катнашучыларга исә татлы призлар өләшенде. Ә ярышларның иң кечкенә катнашучысы, беренче сыйныф укучысы Е. Воробьевага катнашучы грамотасы бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев