Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Алар - Советлар Союзы Геройлары

Безнең район халкы Бәйрәкәтамакта Советлар Союзы Герое Фатыйх Шәрипов тууы белән горурлана. Тагын ике Советлар Союзы Герое белән горурланырга нигез бар.

Апрельдә редакциягә "Российская газета"дан ике фронтовик - 1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр эзләнүе турында запрос килде. "Сезнең районнан фронтка Мифтахов Әмин (ә бәлки Әмирдер) Холяп улы (төгәлрәге Хәләфтер яки Хәләлдер). Шулай ук Хәләфиев Шәмси", - дип язганнар газетадан. Эш шунда булып чыккан ки, Россия Дәүләт хәрби архивында безнең якташларыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелүе турында бүләкләү кәгазьләре табыла. Һәм әлеге запроска бүләкләү кәгазьләренең күчермәләре теркәлгән иде.
Эзләнүләребез уңышлы булды.Тарлау авылында Шәмси аганың уллары Фәтхетдин һәм Фәнис Хәләфиевләр табылды,икесе дә өлкән яшьтәге кешеләр.Ә менә Әмин Мифтаховның туганнары үз вакытында күрше Азнакай шәһәренә күчеп киткән.
Шуңа да карамастан, фронтовик Мифтахов безнең ютазылы булудан туктамады.Майның соңгы числоларында бүләкләү кагәзләре элекке солдатларның туганнарына Казан Кремлендә тапшырылды.Кемнәр соң алар? Документларга күз салыйк. Шулай итеп, 1914 елда ТАССРның Ютазы районы Тарлау авылында туган,милләте буенча татар, 13 нче Гвардия механикалаштырылган Новобуг бригадасының 3 нче мотоукчылар батальоны Укчылар ротасы командиры Хәләфиев Шәмсинең бүләкләү кәгазе.Татар АССРы Ютазы районы хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылган."Гвардия лейтенанты Хәләфиев , партияле түгел ,"Советлар Союзы Герое" исеме бирелүгә тәкъдим ителә.Кызыл Армия сафларында 1936 елдан хезмәт итә. 1940 елдан Фин сугышында һәм 1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышында катнаша. Дүрт тапкыр яраланган, ике тапкыр - бик авыр. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
Гвардия лейтенанты Хәләфиев Новобуг бригадасының 13 нче Гвардия механикалыштырылган мотоукчылар батальонында укчылар ротасы командиры вазифасында хезмәт итү чорында үзен дисциплиналы,кыю батыр,мораль яктан тотрыклы офицерларның берсе итеп күрсәтә. Ленин - Сталин партиясе эшенә тугры.
Немец фашистлары белән көрәштә сугышчыларны дошманга каршы алып бара, аны тулысынча тар - мар итә.
Аеруча 1944 елның 26 августында 3 нче Украина фронтының һөҗүм итү сугышларында Кугурлай авылы районында камалган немец группировкасын юк иткәндә аерылып тора. Иптәш Хәләфиев подразделение командиры буларак, дошман дислокациясе урынында чыгу юлын таба алмаслык итеп оештыра ала. Иптәш Хәләфиев сугышчылары бер көн эчендә 2000 немец солдатын әсирлеккә ала. Ике йөз немец солдаты үтерелә. Бу сугышта иптәш Хәләфиев шәхсән үзе автоматтан ун немец солдатын юк итә. Немец басып алучылары белән көрәштә күрсәтелгән батырлыгы, кыюлыгы һәм каһарманлыгы өчен "Советлар Союзы Герое" исеме бирелүгә лаек.
Имза: Гвардия механикалаштырылган Новобуг бригадасының 3 нче мотоукчылар батальоны Гвардия өлкән лейтенанты Артемьев. 1944 елның 27 августы. "Аннары Гвардия Бригадасы командиры подполковник Троценко, корпус командиры һәм Хәрби Советның өченче Украина фронты гаскәрләре командующие Советлар Союзы маршалы Талбухин һәм өченче Украина фронты Хәрби Советы әгъзасы генерал - полковник Желтов нәтиҗәсе язылган: "Советлар Союзы Герое" исеменә лаек. 1944 ел,октябрь".Иңнәренә операция нәтиҗәсе өчен генә түгел, аңа ышанып тапшырылган сугышчылар тормышы өчен дә җаваплылык яткан кеше турында кыска һәм коры сүзләр.
Безнең каһарманның туган якларына Тарлауга әйләнеп кайтуын әйтеп узыйк.
- Ул әле күпмедер вакыт уллары кебек үк колхозда механизатор булып эшли. Йорт сала, агач утырта, ике ул үстерә, кыскасы, җирдә лаеклы эз калдыра. Яхшы кеше иде, - дип сөйләде безнең хәбәрчебезгә Димтамак авыл җирлеге башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Ренат Әхмәдишин. Һәм безнең Хәләфиев фотосурәтләре турында соравыбызга болай өстәде - Кызганыч герой биографиясе, аның фотографияләре белән өйдәге архивны Шәмси аганың уллары Казанда яшәүче әтиләренең туганына,абыйларына биргәннәр.
Әмин Мифтахов 1928 елда Акбаш авылында туа. Сугыш вакытында 34 нче танк полкының Т - 34 танкы башнясы командиры була. ВЛКСМ әгъзасы, комсомолец. Фронтка аны ТАССРның Ютазы районы хәрби комиссариаты чакыра. Әмин Мифтаховны бүләкләү кәгазендә "Иң югары хөкүмәт бүләгенә - "Советлар Союзы Герое" исеменә такъдим ителә. Бөек Ватан сугышында катнашучы - 1943 елдан Степной фронтында".
Белешмә өчен:Степной фронты 1943 елның 9 июлендә Югары Баш Командование Ставкасы директивасының 1943 елның 9 июленнән Степной хәрби округын үзгәртү нәтиҗәсендә оештырыла. Фронт составына 27 нче, 47 нче, 57 нче гомуми гаскәр армияләре, 5 нче һава армиясе керә. Мифтаховның шәхси хәрби батырлыгы, хезмәтләре кыскача түбәндәгечә бәян ителгән: "Әмин Мифтахов башня командиры булган Т - 34 танкы экипажы Журавли хуторы районында ныгытмалар төзеп урнашкан дошманны атакага тотып беренче булып хуторга бәреп керә. Пушка уты, пулемет һәм танк чылбырлары белән унга якын пулемет ноктасын, илле гитлерчыны, расчет белән танкка каршы оборона орудиясен юк итә һәм безнең пехота хәрәкәтләнүенә юл ачып, ике пехота взводын качарга мәҗбүр итә. Бурычны үтәүне дәвам итеп, экипаж үзәнлек калкулыгы югарылыгында Журавли хуторыннан төньяк - көнбатыштарак дошман каршылыгының күәтле узелына омтыла. Биредә ул 50 - 75 метрлык траншеяны, танкка каршы оборона орудиесен һәм расчетлары белән минометны, йөзгә якын гитлерчыны унга якын пулемет ноктасын юк итә. Калган немецлар паника белән качарга маташа, әмма танкның пулемет уты белән юк ителә. Дошманны эзәрлекләп, танк блиндажларда урнашкан дошманның ут нокталары каршылыгына тап була.
Блиндажлар урнашкан урынга бәреп кереп, танк блиндаждан чыгу юлын яба һәм туптан төбәп ут атып, ныгытманы җимерә. Шулай итеп биш блиндаж юк ителә, ун гитлерчы асирлеккә алына, утыз немец үтерелә. Дошман паникага бирелеп, Высокополье хуторына кадәр, 53 нче Армия һөҗүменең бөтен участогы буенча кача, әмма шунда ук юк ителә.
" Советлар Союзы Герое " исеме бирүлегә лаек. Имза: 53 нче Армия 34 нче танк полкы командиры капитан Васильев ".
Алга таба документларда 53 нче Армия бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләр командующие полковник Супян һәм 53 нче Армия комнадующие генерал - лейтенант Манагаров һәм 53 нче Армиянең хәрби Советы әгъзасы генерал - майор Горохов составындагы Хәрби Армия Советы нәтиҗәсе чыгарылган -"Советлар Союзы Герое" исеменә лаек. Каһарманлыгы һәм батырлыгы өчен яшь кеше шул ук вакытта Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Бүләкләрнең үз вакытында ни өчен хуҗаларына барып җитмәвенең сәбәбе нидә булуы турында озак уйларга кирәкми: тирә-юньдә, илдә каты сугышлар барган. Шунысы куанычлы, дистә еллар узганнан соң, фронтовикларның балалары - хәзер үзләре чәчләренә чал төшкән кешеләр аталарының батырлыгы белән тулысынча горурлана ала. Алар белән без дә - сугыштан соңгы тыныч еллар буыны горурланабыз.
Сүз уңаенда: мәкаләбез геройларының туганнарында фотоархивлар булмавы сәбәпле, редакция якташларыбызның фотографияләрен бастыру мөмкинлегенә ия түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев