Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Алексей Абрамовның оныгы бабасының батырлыгын онытмый

Немец илбасарлары белән көрәшкә 1941 елның июль аенда күтәрелгән Алексей Абрамовка беренче бүләген - "Батырлык өчен" медален күкрәгенә беркетергә насыйп булмый...

1944 елның 29 маенда йөрәге тибүдән туктаган ефрейтор үзенең шундый күкрәк билгесенә лаек булуын белмичә дә һәлак була. Безнең редакциягә оныгы Сергей Абрамов алып килгән бүләк бирү кәгазендә түбәндәге юллар бар: "Бөек Ватан сугышы башланган беренче көннәрдә ук фронтка чакыртылган ефрейтор Абрамов үзен батырларча тотты, Ватанны саклауда кыю йөрәкле элемтәче итеп танытты. Дошман уты астында ул элемтә линиясен бик тиз сафка бастырып, фронт командирлары сөйләшүен бер тапкыр гына тәэмин итеп калмады. 1944 елның 31 мартында, бертуктамый яуган немец ядрәсе астында, ул кисәкләнеп беткән линияне торгызып, иң киеренке вакытта элемтә урнаштыра алды. 5 апрельдән 11 апрельгә кадәр Абрамов дошман уты астында көн саен элемтәне сафка куеп, тәүлекләр буе линиядән китмәде. Шушы көннәр эчендә ефрейтор Абрамов кырыклап булган өзеклекне ялгады...". Әлеге документка 182нче укчы Дновск дивизиясенең 897нче аерым элемтә ротасы командиры капитан Комаров кул куйган. Немец башкисәрләре белән барган сугышта фронт җитәкчелегенең хәрби бурычларын зур төгәллек белән үтәүдә намуслылык һәм батырлык күрсәткән өчен Советлар Союзы Югары Советы Президиумы исеменнән 897нче элемтәнең аерым рота телефонисты ефрейтор Абрамов Алексей Терентьевичны "Батырлык өчен" медале белән бүләкләргә дигән приказны Калинин 1944 елның 20 маенда имзалый, тик ул совет армиясенең кайбер солдатларына гына барып ирешә алмый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев