Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Алма-Ата авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Ютазы авыл җирлегенә керүче Алма-Ата авылында чираттагы фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Авыл халкын әлеге истәлекле көн белән тәбрик итәргә район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов, район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Ренат Фатыйхов, Ютазы авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Хәкимова һәм башка кунаклар килде. Берничә кешенең чыгышында әлеге бинаның тиз арада, яңгырдан соң чыккан гөмбә кебек калкып чыгуы ассызыкланды. Подовалов: - Без районда ел саен өч-дүрт объект кулланылышка тапшырабыз. Әле күптән түгел генә Әбсәләм авылында яңа мәдәният учагы ачкан булсак, аннан алдарак Алабакүл авылында шундый ук фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Район җитәкчелеге олы авылларга гына түгел, кече авылларга да бик зур игътибар бирә, - диде үз сүзендә. Районның баш табибы Ренат Фатыйхов бинаны тиз арада төзергә булышкан оешма җитәкчеләренә, җирлек башлыкларына, авыл халкына рәхмәт сүзләре җиткерде. Ә җирлек башлыгы Рәмзия Хәкимова олы яшьтәге абый-апаларга, әби-бабайларга мөрәҗәгать итеп:

- Бу бинага бары тик сәламәтлекләрегезене ныгытырга гына килергә язсын,- дип теләкләрен җиткерде.

Исегезгә төшерәбез, "Авылларны фельдшер-акушерлык пункты белән тәэмин итү" республика программасы нигезендә төзелгән мондый пункт районда инде өченче авылда ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев