Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Җан җылысына мохтаҗлар

Халыкара инвалидлар көне кысаларында декабрьнең беренче көнендә район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән якташларыбыз өчен чара узды.

Шуны исегезгә төшерәбез, Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы 1992 елның 3 декабрен Халыкара инвалидлар көне дип игълан итә. Әлеге игълан ителгән көн кеше хокукларын саклау һәм инвалидларның җәмәгать тормышында катнашуның тулы һәм бертигез максатларын күздә тота.
Чараны ачканда, район башлыгы Марсель Шәйдуллин залда утыручыларга котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте, инвалидлар турында кайгырту көн саен, һәр сәгать саен булырга тиеш, дип билгеләп узды. Ул чикләнгән мөмкинлекле күп кешеләрнең эчләренә бикләнмичә, фикерләрен үз авыруларында гына тупламыйча, актив тормыш рәвеше алып баруларына, спорт белән шөгыльләнүләренә, җәмәгать эшен алып баруларына канәгатьлек белдерде. Марсель Зөфәр улы Дмитрий Шилковка һәм Рәйсә Фазлыевага Бөтенроссия Хезмәт кызыл байрагы орденлы сукырлар җәмгыяте Үзәк Идарәсе мактау грамоталарын тапшырды. Ул шулай ук район җитәкчелегеннән, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегеннән районның сукырлар һәм инвалидлар җәмгыятьләре активистларына азык пакетларын бүләк итте. Район мәдәният йорты артистлары һәм тантананың сәбәпчеләре көче белән искиткеч күркәм концерт әзерләнгән иде.
Бер көн соңрак район башлыгы инвалидлар активы белән очрашты. Рәсми булмаган шартта инвалидларның проблемалары, агымдагы сораулар турында фикер алыштылар. Очрашуда катнашучылар игътибары һәм ярдәмчеллеге өчен Марсель Шәйдуллинга рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев