Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ата-бабаларның бай мирасын өйрәнеп

17-18 май көннәрендә уздырылачак "Ютазы төбәге: тарих һәм мәдәният проблемалары" беренче төбәк фәнни-гамәли конференциясе Ютазы муниципаль районы советы, башкарма комитеты һәм Татарстан республикасының фәнни берләшмәсе белән берлектә оештырылды.

Россия тарихы елына һәм Татарстан Республикасындагы тарихи-мәдәни мирас елына багышланган әлеге конференция Бәйрәкә авылында узачак. Пленар утырыштан тыш, конференция барышында элекке мәдрәсә һәм тулай торак биналарына, Гобәйдуллиннар нәселе җирләнгән урыннарга, Екатерина күперенә бару, район торак пунктларыннан музей экспонатлары күргәзмәсе һәм башка чаралар уздырылачак.
Республиканың фәнни җәмәгатьчелеге Ютазы районы һәм Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгенең тарихи-археологик һәм мәдәни мирасы, аларның Евразия халыклары тарихындагы урыны, татар-мөселман эпиграфик һәйкәлләре, XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында яңа ысулдагы белем бирү таралуы, София Гобәйдуллинаның заман музыкасы үзәге эшчәнлеге, республиканың көньяк-көнчыгыш районнарының хәзерге торышы һәм социаль-экономик үсеш перспективалары буенча докладлар һәм чыгышлар ясаячак. Конференциядә катнашучылар төбәкнең урта гасырлар тарихын өйрәнүнең актуаль сораулары, Идел буе һәм Көнчыгыш Ауропа күчмә халкының этник тарихы, торак пункт һәйкәлләре һәм тарихы турында яңа мәгълүматлар, Ык елгасы бассейны татарларының этник тарихы проблемалары, Ырынбур юлы, районның коллективлашу тарихы, Габәши һәм Гобәйдуллиннар династияләренең халыкның милли үзаңы һәм мәдәнияте үсешенә керткән өлешләре, татарлар шәҗәрәсе һәм көньяк-көнчыгыш Татарстанның танылган шәхесләре, төбәкләрнең Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән өлешләре, Акбаш, Бәйрәкәтамак, Кәрәкәшле авыллары тарихы, яшь буында гражданлык хисләрен тәрбияләүдә музейларның роле белән танышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X