Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Аукцион торгларыннан экономия артырга тиеш

2012 ел нәтиҗәләре буенча, районда 54 миллион 227 мең сумга 197 торг уздырылган.

Район башлыгы Р. Нуриев җитәкчелегендә уздырылган бүлек һәм хезмәт җитәкчеләре белән атна саен үткәрелә торган киңәшмә тормышны тәэмин итүнең төп сорауларын караудан башланды. Муниципаль заказ буенча сектор мөдире Н. Шмуровец 2012 елның аукцион торглары нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Р. Фатыйхов федераль һәм региональ ташламалардан файдаланучыларның дару препаратлары белән тәэмин ителүләре турында мәгълүмат җиткерде. Киңәшмәдә әйтелеп узылганча, Урыссу хастаханәсе программасына эш өчен кирәкле медицина җиһазларын сатып алуны кертергә кирәк.

Киңәшмәдә сүз шулай ук Яңа елда торакны эксплуатациягә кертү турында да барды. Ахырда Р. Нуриев табиб-педиатр Л. Хәбибуллинага район советының мактау грамотасын һәм укытучы, Димтамак сайлау округы сәркатибе И. Гомәровага район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев