Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшлекле сәфәр белән районга килде

Кичә Ютазы җиренә эшлекле сәфәр белән республиканың Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов озатуында ул район кырлары, асылда, "Нәбиуллин" "Кәрәкәшле", "АгроМир", Тукай исемендәге һәм Димтамак авыл җирлеге территориясендәге чәчүлекләр белән танышып чыкты, алар торышына уңай бәя бирде. "Уңыш" җәмгыяте биләмәсендә аграрчылар, җирле үзидарә башлыклары белән киңәшмә үткәргән министр, һава торышының май аеннан ук бик эссегә китүенә, республика җирләренә янәдән корылык килү куркынычы янавына тынычсызлануын белдерде. Безнең зонада атмосфера басымы югары саклана. Шуның аркасында тирә-яктан килгән циклоннар үтеп керә алмый, дип сүзен дәвам иткән Әхмәтов, җитәкчеләр белән туфрактагы дымны мөмкин кадәр озаккарак җиткерү ысуллары турында киңәш-табыш корды.

- Бүген белгечләр үсемлекләрнең кызу һава торышына каршылык күрсәтүгә сәләтлелеген арттыру өчен эретелгән карбамидка стресска каршы препаратлар кушып, уҗым басуларының өметле участокларын эшкәртергә киңәш итәләр. Алар, сәгате суккач, шушы ук чараны сабан культураларына карата да кулланырга мөмкин, дип табалар. Бәлкем, туфрактагы дым яңгырларга кадәр барып җитәргә дә ярдәм итәр. Әмма без дә мөмкин булган кырлардагы дымны мөмкин булган чаралар күреп сакларга бурычлыбыз, - дип аграрчылар каршына максат куйган министр, тулаем район эшчәнлегенә карата бернинди дә дәгъва белдермәде.

Җирле җитештерүчеләрне борчыган сорауларга җавап биргән Марат Әхмәтов, эш сәфәрен белән Баулы районына китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев