Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Авыруны кисәтергә мөмкин

Ютазы районы буенча демографик күрсәткечләргә күз салсак, агымдагы елның I кварталында 71 сабый дөньяга килгән, ягъни узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 26,8 процентка арткан.

Шул ук вакытта үлүчеләр саны да күбәйгән. Бер яшькәчә балалар арасында бер үлем очрагы теркәлгән. Хезмәт яшендәге кешеләр арасында үлем очраклары 34,8 процентка кимегән. Әлеге мәгълүматны үзәк район хастаханәсе баш табибы Л. Хәлиуллин җиткерде. Ул үз чыгышында үлемгә китергән чир төрләренә тукталды. Киң таралганы булып кан әйләнеше органнары авырулары һәм имгәнүләр, тышкы сәбәпләр тора. Яман шеш авырулары өченче урында исәпләнә. Ютазы районында яман шеш авырулары быел узган елдагыдан күпкә кимегән, чөнки әлеге авыруны иртә стадиядә ачыклау ярдәм итә. Районда йөрәк инфаркты белән авыручылар һәм баш мие инсульты үткәрүчеләр динамикасы да уңай чагыла. Авыруны иртә ачыклау бер яктан уңай тенденция бирсә, икенчедән Әлмәт шәһәрендә яхшы кардиология үзәге булу да зур ярдәм күрсәтергә мөмкинлек ача. Чыгыш ясаучы шулай ук социаль әһәмияткә ия авырулар динамикасына да тукталып узды.

Райондагы оператив хәл белән эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары А. Гарифуллин таныштырды. Узган атна дәвамында 100дән артык хәбәр теркәлгән. Алар арасында эчкечелек аркасында килеп чыккан низаглар, шулай ук дискотекалар үткәрү буенча да шылтыратулар булган. Янгын часте бүлеге начальнигы урынбасары Ф. Солтанов басуларда иске салам яндыру һәм җирлекләрдә чүп яндыру очраклары булуын билгеләп үтте.

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев киңәшмәне дәвам итеп, язгы ташу күтәрелгәндә чаралар үткәрүдә катнашкан предприятиеләр җитәкчеләренә, башкарма комитетка, җирлек башлыкларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул контрольдә торучы сорауларга да тукталды. Алар арасында - күп балалы гаиләләргә җир участогы бүлеп бирү, фәнни-практик конференциягә, Ютазы авылына 100 ел тулуга хәзерлек, ветераннарны торак белән тәэмин итү сораулары. Рөстәм Мидхәт улы районда баручы төзелешкә яшь кадрларны җәлеп итү, аларны өйрәтү, гомумән, кадрлар хәзерләү мәсьәләсен дә күтәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев