Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Балачак бәйрәме

Балаларны яклау көне бүген һәр җирдә билгеләнеп үтелә. Урыссу бистәсенең балалар паркында, бөтен җир шарындагы кебек үк, зур бәйрәм узды. Купшы киемнәр, төсле шарлар, "татлы мамык" һәм, әлбәтттә, күңелле уеннар - бәйрәм көнендә яхшы кәеф өчен нарасыйга тагын нәрсә кирәк?! Балалар ялы өчен кызыклы программаны мәгариф һәм мәгълүмати-методик үзәк белгечләре...

Балаларны яклау көне бүген һәр җирдә билгеләнеп үтелә. Урыссу бистәсенең балалар паркында, бөтен җир шарындагы кебек үк, зур бәйрәм узды.

Купшы киемнәр, төсле шарлар, "татлы мамык" һәм, әлбәтттә, күңелле уеннар - бәйрәм көнендә яхшы кәеф өчен нарасыйга тагын нәрсә кирәк?! Балалар ялы өчен кызыклы программаны мәгариф һәм мәгълүмати-методик үзәк белгечләре әзерләгән. Балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре яшь ютазылыларны төрле бәйгеләр белән мәшгуль итәргә тырышты. Балалар аларда катнашканнары һәм җиңгәннәре өчен куанычлы бүләкләр алдылар. Моннан тыш, аларга татлы бүләкләрне район эшмәкәрләре Н. Биктимеров, Г. Киршина, Т. Кутушева, А. Фәттахова, И. Нигъмәтуллина, А. Смоленцев, Г. Төхвәтшина, А. Ханнанова һәм В. Тимербаев та әзерләгәннәр иде. Балаларга бушлай туңдырма, соклар һәм чупа-чупс таратылды.

Кечкенә урыссулылар адресына җылы тәбрикләү сүзләрен район башлыгы урынбасары Рәмзия Хәкимова җиткерде. Ул нарасыйларга яхшы кәеф һәм теләкләренең тормышка ашуын теләде.

Бөтен бәйрәм дәвамында балаларның күңелен әкият персонажлары - Знайка һәм Незнайка күтәрде. Һәм, әлбәттә, бәйрәм традицион асфальтта рәсемнәр төшерүдән башка да узмады. Төсле рәсемнәр мәдәният йорты алдындагы мәйданны бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев