Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Балалар Думасы гражданнарны кабул итә

Район Балалар Думасы депутатлары беренче тапкыр гражданнарны кабул итте.

Кабул итүләр район мәдәният йортында, "Олимп" спорт комплексында һәм Урыссудагы 4 санлы мәктәптә үткәрелде. Участокларның берсендә кабул итүне Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең унберенче сыйныф укучысы Иван Яшин һәм сигезенче сыйныф укучысы Полина Сухоносова уздырдылар. Кабул итүләрне атна саен үткәрү планлаштырыла. Үз сораулары белән яшь депутатларга төрле яшьтәге гражданнар мөрәҗәгать итә ала.
Районның балалар депутатлар корпусында егерме ике егет һәм кыз исәпләнә. Быелгы уку елында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында алар бер чакырымга йөгерү үткәргәннәр. Балалар Думасы депутатлары планнарында - язын яшел үсентеләр утырту, Җиңү көнендә бәйрәм чараларында катнашу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев